26 март 2020 яңалыклары
-
Балалар бакчалары россиялеләр эшләми торган атнада ябылмаячак
Эшләми торган атна мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кагылмый, шулай итеп, ата-аналар балаларын балалар бакчасына китерә алачак. Бу хакта «Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы эше турында»гы брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
-
Татарстан укучыларының каникулларын озайттылар
Татарстанда Соvid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча алга таба гамәлләр кылу нигезендә, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бу хакта брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
-
Лениногорск Пенсия фонды эш режимы турында хәбәр итә
Лениногорск Пенсия фонды халыктан гаризаларны онлайн аша кабул итүен хәбәр итә.
-
Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион тамашачы карады
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы сан җыйган. Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.
-
Эшләми торган атна, кредит каникуллары, балалы гаиләләргә һәм эшсезләргә ярдәм турында, Владимир Путин мөрәҗәгатеннән
Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин халыкка махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Ул түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде.
-
Арзанга төшә торган бик «җәһәт» бәлеш пешерү ысулы
Бу бәлешне пешерү өчен акча да, вакыт та күп кирәкми. Күпереп пешә, туклыклы, тәмле…
-
Эксперт: Коммерцияле булмаган оешмага ярдәм итү Төп законда билгеләнү ышаныч бирәчәк
Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү турындагы норманы Россия Конституциясендә беркетү әлеге тармакта эшчәнлеген башлап җибәрүчеләргә ышаныч бирәчәк. Сәясәт белгече, «Политджойстик» телеграм-каналы авторы Марат Бәширов шундый фикере белән уртаклашты.
-
Студентларны каникулга җибәрәләр
Россиянең фән һәм югары белем бирү министры вуз студентларын 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникулга җибәрү турында боерык бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
-
Татарстан халкын «100 легендар бренд» өчен тавыш биреп өлгерергә чакыралар
Татарстан халкын «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» өчен тавыш биреп өлгерергә кирәклеген искәртәләр. Халык тавыш бирүе 31 мартта төгәлләнә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
-
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен кичектерделәр
Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
-
Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр дәүләт ярдәме алган
Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр ФАСТТРЕК платформасыннан файдалаган. Ул эшмәкәрләргә финанс һәм башка төр хезмәтләрне «бер тәрәзә аша» форматында тәкъдим итү өчен 2019 елда ачылган иде.
-
Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә, бу һәлакәтләр саны арту белән бәйле
һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
КФУ профессоры язгы һәм җәйге һава торышы турында фаразларын әйтте
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразы буенча, Татарстан башкаласында апрельдә температура нормага якын булачак.