26 апрель 2017 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»
Кичә Уфада Ришат Төхвәтуллин "Исеңдәме" программасын "япты". Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды. - Ришат Төхвәтуллин исемен йөрткән марафон икенче тапкыр уза. Былтыр җәй Казанда оештырган идек. Бәлки әлегә аны марафон итеп атау иртәрәктер дә, әмма киләчәктә ул зур чара булачак. Марафонның максаты - яшьләрне спортка әйдәү....
-
Лениногорскилылар, 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан синоптиклары алдагы тәүлекләрдә язгы, җылы һава торышы вәгъдә итә. Татарстан Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 апрель көнне төнлә - 0,+5 градус, көндез 13-18 градус җылы булачак. Явым-төшем көтелми. 28 апрель көнне төнлә - 3-8 градус, көндез 14-19 градус җылы булачак. http://tatar-inform.tatar/
-
Лениногорскилылар кома хәленә килгәнче сугышкан
Узган якшәмбе Лениногорск хастаханәсенә кома хәлендә 36 яшьлек ирне китерәләр. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ике ир соңга кадәр спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утыра. Кинәт шешәдәшләр арасында низак чыга, һәм 46 яшьлек ир үз кунагын кыйный.
-
Президент, Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан, Минтимер Шәймиевны котлады
Татарстан Президенты Дәүләт киңәшчесен "беренче булды һәм беренче булып калачак", - диде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны аңа Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады. "Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Бу - Сезнең...
-
Бәйгебезгә Рамия һәм Азат Гарифуллиннар кушылды
Рамия һәм Азат өч ел элек гаилә корып җибәргәннәр. Лениногорскида яшиләр. Адилә исемле кыз үстерәләр.
-
Алимент түләмәгән өчен лениногорскилы ханым җазага тартылган
Республика прокуратурасы маҗбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 40 яшьлек лениногорскилы Ольга Д. кеременең дүрттән бер өлешен балигъ булмаган баласына түләп барырга тиеш була. Тик ана кеше моны эшләми, һәм аның алимент бурычы 44 мең сумнан артып китә. Суд карары буенча Ольга Д. ярты елга төзәтү эшләренә тартылган.
-
Рустам Минниханов: Реализация «майских указов» Президента РФ должна быть под особым контролем
Реализация «майских указов» Президента РФ должна быть под особым контролем, заявил Рустам Минниханов на совещании финансовых и казначейских органов РТ по итогам исполнения бюджета. «Итоги первого квартала позитивные, - заявил Минниханов. - Но успокаиваться не стоит, так как по некоторым предприятиям есть вопросы по прибыли, ряд предприятий уже снизил платежи,...
-
Лениногорскида Шигърият бәйрәме узды (Тукай бәйрәменнән репортаж)
Бүген, 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә лениногорскилылар аның һәйкәле янына Шигърият бәйрәменә җыелды. Бәйрәмгә җирле шагыйрьләр, укытучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре һәм Тукай иҗатын, туган телне зурлаучы лениногорскилылар килде.Бик күп шигырьләр сөйләнде, Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр, моңлы, милли көйләр яңгырады. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынгач, бергәләшеп...
-
Лениногорскилылар, белеп торыгыз: язын яшел тәмләткечләр ашау – мең баләдән коткара
Яз белән бергә авитаминоз да килә, димәк, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк. Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул шулай ук эфир майларына бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә. Петрушка - иң популяр һәм...
-
Сугышлы мәктәбе укучысы Тукайга багышланган шигырь язган
Милләтебез йолдызы. Күңелне дулкынландырып, Тукай туган көн килә. "Туган тел"е, "Әллүки"е Үзәкләрне бит өзә. Тукай абый, сиңа бу моң Кайлардан килде икән?! Кырлайның урманнары Сиңа көч бирде микән. Сиңа карап, мин сокланам, Горурланам һичшиксез. Милләтебез йолдызы Балкы, нур чәч мәңге син! Эльза Тахавова, Сугышлы мәктәбе, 7 нче сыйныф
-
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Туган көне
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! - Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын; - Ул киенгәндер! - дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп...