26 июнь 2014 яңалыклары
-
Лениногорск районының өч авыл җирлеге грант отты
Авыл җирлекләренә грант бирү республика конкурсында катнашып, районыбыздагы өч авыл җирлеге - Түбән Чыршылы, Яңа Чыршылы һәм Иске Куак җирлекләре берәр миллион сумлык грант откан. Конкурска җибәрелгән эшләрдә соңгы өч елдагы күптөрле күрсәткечләр анализланган. Мәсәлән, халык саны, мал, юллар, авылдагы шәхси эшмәкәрләрнең шунда яшәүче халык санына чагыштырмасын да сораган булганнар.
-
Батыр һәм Гөлчәчәк нигә аксый
Ел саен шәһәр балалар бакчалары үзләренең Сабантуйларын үткәрә. Быел аны бик актуаль темага, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп кенә түгел, практикада кулланып үткәрергә булганнар. Мин 24нче балалар бакчасында узган тамашаны күрә алдым. 2,8,12,30,32нче балалар бакчасыннан килгән тәрбияче һәм балаларны капка төбендә үк баянда уйнап, тәрбияче Гүзәлия Кәримова белән милли кием...
-
Тинчурин сәхнәсендә - якташыбыз әсәре
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры шушы көннәрдә якташыбыз Рәмзия Габделхакованың "Өзелгән яфраклар" әсәренең премьерасын куйды. Барлыгы сигез артист уйный, жанры - моңсу комедия, дигәннәр афишаларында.Телевидение журналисты белән әңгәмәләрендә спектакльдә бер ир кеше хатын-кызга әверелә, дигән серне дә чиштеләр.