26 июнь 2015 яңалыклары
-
Татарстанның күпчелек районнарында, эсселек аркасында, гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин
"Татар-информ" сайтыннан алган мәгълүматларга караганда, бу дистәләгән районга кагыла Татарстанның күпчелек районнары 4 һәм 5нче класслы гадәттән тыш куркыныч критерийларына җиткән. Бүген бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең планнан тыш утырышында республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде. Ул...
-
Кырлар корылыктан интегә
Ун көн саен авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр белгечләре район кырларындагы чәчүлек мәйданнарының торышын тикшерә. Шушы көннәрдә дә хуҗалыкларның кырларын карап чыктылар. "Лениногорская" агрофирмасы кырларын тикшергәндә, алар янына "Татагролизинг" җәмгыяте генераль директорының урынбасары Рөстәм Гайнуллин, агрофирма агрономнары, шулай ук үсемлекләрне химик саклау чараларын җитештерү һәм сату компаниясе вәкиле Фоат Садретдинов кушылды....
-
Лениногорскида бер көнне ике җәяүлене бәрдергәннәр
25 июньдә Лениногорскида ике җәяүлене бәрдергәннәр. Беренчесе - иртәнге 9 сәгать 30 минутта була: Садовая -Лермонтов борылышында ГАЗ - 2790 автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәсен үтәми һәм борылышта җәяүлене таптата. 1993 елгы җәяүле күкрәк читлеге җәрәхәте һәм баш мие селкенү диагнозы белән хастаханәгә озатыла. Шул ук көнне 11 сәгать 10...
-
Лениногорскида яңа хоккей командасы оешырга мөмкин
Россия Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры Алексей Морозов эшлекле сәфәре белән Әлмәттә булды. Ул Татарстан хоккей федерациясе президенты Шәфәгать Тәхаветдинов белән очрашты. Сөйләшү барышында Лениногорскида яңа хоккей командасы оештыру турында килештеләр, дип хәбәр итә интертат-ру сайты.