26 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорск кызы – Гран-при иясе
Республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән VII-XI сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" дип аталган һөнәрләр турындагы иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Анда катнашкан 2 нче мәктәпнең IX "В" сыйныфы укучысы Диана Кузьмина Гран-при иясе булды. Бәйгенең беренче туры район һәм шәһәр мәктәбе укучылары арасында үтте. Биредә...
-
Лениногорскиның Кирлегәч авылы урамнарына таш җәелгән
Кирлегәч авылында яшәүче Мәдинә апа Мокыймова редакциягә шалтыратып, шатлыклары белән уртаклашты. - Авылыбыз урамнарына таш салдырып, йөрерлек ясаганнары өчен авыл янәшәсендә урнашкан "Таш карьеры" җитәкчесе Марсель Хәйруллинга, "Татойлгаз" җәмгыяте җитәкчесе Роберт Фәттаховка кирлегәчлеләр бик рәхмәтле, - диде ул. Авыл халкының "башын авырттырган" өч проблеманың (су, ут һәм юл) берсе инде...
-
Ш. Тәхаутдинов отставкага китте
Әлмәт шәһәрендә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татнефть" җәмгыятенең директорлар Советы утырышы узды. Анда берләшмәнең 10 айлык бюджет үтәлеше каралды. Шулай ук директорлар Советы, үзенең соравы буенча лаеклы ялга чыгу сәбәпле, Шәфәгать Тәхаутдиновның отставкасын кабул итте. Җәмгыятьнең генераль директоры итеп, элек беренче урынбасар, Компаниянең нефть һәм нефть продуктларын реализацияләү буенча идарә...
-
Лениногорскидан Азалия "Калфаклы сандугач" конкурсында җиңү яулаган
Лениногорск музыка мәктәбе укучысы Азалия Мәгъсүмова «Калфаклы сандугач» Казан регионара конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булган. Конкурс композитор Сара Садыйкова иҗатына багышлап үткәрелгән. Жюри әгъзаларына Азалия Рамазан Байтимеров шигыренә иҗат ителгән һәм бик сирәк башкарыла торган җыр тәкъдим иткән. Бу аның беренче җиңүе генә түгел инде. «Лениногорск йолдызы»нда катнашып, иң...
-
Лениногорскиның балалар йортында тәрбияләнүче телефон урлаган
Хокук сакчылары «кайнар эзләр» буенча кәрәзле телефон урлаган үсмерне тоткарлый. 16 яшьлек егет телефонны балалар хастаханәсендә урлый. Кичке вакытта ул кабул итү бүлмәсе аша хастаханәгә үтеп кереп, авырулар процедура алган вакытта, палаталардан кеше әйберләрен җыярга тотына. Нәкъ шул юл белән хастаханәдән чыгып та китә. Урланган телефон хуҗасы бу турыда табибларга...