26 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида ТОСлар әниләрне хөрмәтләделәр (фотолар)
Шәһәребезнең ТОСларында Әниләр көненә багышланган чаралар үтте. 2нче, 6нчы, 11нче ТОС үзидарәләре әниләрне Балалар китапханәсенә чакырды. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән әдәби-музыкаль кичә викториналар, җырлар, уеннар белән үрелеп барды. Әниләрне Район башлага урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. ТОС рәисе урынбасарлары бүләкләр тапшырды. Азактан кунаклар табын янына бәйрәм чәенә җыелдылар. 7нче һәм 8нче ТОС...
-
Лениногорск кызлары "Бәхет йолдызы" җыр конкурсында призлы урыннар яулады.
26 ноябрьдә 11 гимназия укучылары Харрасова Гаделия һәм Загертдинова Аделина, җитәкчеләре Рошания Хасаншина һәм Фәридә Әхмәтшина белән Яр Чаллы шәһәрендә "Бәхет йолдызы" татар җыры фестиваль-конкурсында катнаштылар.Тамашачылар кызлар башкаруында "Әссәләмәгәләйкум","Әбием" җырларын җылы кабул иттеләр, кызлар II һәм III дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!!
-
Лениногорскиның Никахлашу Сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырдлар (фотолар)
Әниләр көне алдыннан шәһәребезнең Никахлашу Сараенда ана( гаилә) капиталына сертификатлары тапшыру тантанасы узды. Тугыз гаиләгә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләрне "Автоградбанк" вәкилләре -Людмила Сиярбаева һәм Елена Родионова тапшырылдылар. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк ата-аналарны сертификатларын алу һәм "Әниләр көне" белән котлады. Тәбрикләүләргә Лениногорск районы пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Айгөл Исламова...
-
Лениногорск хуҗабикәләре, бәйрәмгә налистниклар пешерәбез (фото)
Камыр өчен: 0,5 литр сөт, 5 күкәй, 5 кашык (түбәләмә) крахмал, 0,5 чәй калагы тоз. Күкәй, крахмал, тозны бергә болгатабыз. Сөт кушып, тагы ныклап болгатабыз. Бик сыек камыр килеп чыга. Табаны майлап, утта кыздырабыз. Камырны әз-әз салып, кызган табада нәзек коймаклар пешерәбез. Эчлеге төрле булырга мөмкин: итле фарш, эремчек, кыздырган...
-
2нче мәктәп укучылары әниләренә бәйрәм ясады (фотолар)
Икенче мәктәпнең 5Б сыйныфы укучылары әниләрен бәйрәм белән үзенчәлекле итеп котлады. Балалар класс җитәкчесе Миләүшә Гобәйдуллина белән бик кызыклы монтаж әзерләгән иде. Укучылар әниләренә мәхәббәтләрен матур шигырьләр, дәртле биюләр, әниләренә багышлап язылган иншаларны уку, әзерләгән презентацияләр белән чыгыш ясау, эниләре белән төшкән фотолардан ясалган стена газетазы, үз куллары белән әзерләгән...
-
Лениногорскилылар Ватан тарихы буенча Бөтенроссия тестында катнашты (фото)
Тест үтү өчен мәйданчык итеп Лениногорскиның 2нче номерлы мәктәбе алынды. Бирегә мәктәп, һөнәри училище, югары уку йортлары укучылары һәм катнашырга теләк белдергән ата-аналар җыелган иде. - Ватан тарихы буенча Бөтенроссия тесты "Көн дә Россия белән горурланам" яшьләр Парламентының федераль проекты кысаларында 2015 елдан бирле үткәрелә. Бүген Россиянең 85 субъектында да...
-
Лениногорскилылар, дымлы салфеткаларны дөрес сайлагыз!
Бүген күпләр дымлы салфеткалардан башка яши алмый. Алар бик җайлы. Кул юарга мөмкинлек булмаганда, юлда бик кирәк. Аларның төрлесе була. Әйдәгез, дөрес сайларга өйрәнәбез. Иң башта аларның савытына игътибар итегез, анда дерматологик контроль үтелү хакында язылган булырга тиеш. Кайчан чыкканы һәм саклану вакыты турында да мәгълүматка игътибар итегез. Салфеткаларның савыты...
-
Таһир Шәмсуаров яңа китабын тәкъдим итте (фотолар)
Кичә, 25 ноябрь көнне, әдәбият сөючеләр кабат Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә җыелды. Бу юлы Таһир Шәмсуаровның "Җанлы шәм" исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Бирегә авторның якыннары, иҗатташ дуслары җыелган иде. Кичә бик җылы һәм эчтәлекле үтте. Тулырак бу хакта "Заман сулышы"ның киләсе саныннан укып белерсез. Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Район башлыгы Әниләр көне белән котлый
Кадерле әниләр! Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар дөньябызның яме. Алар - иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә. Һәр хатын-кыз...
-
Юлларда бозлавык, юл-транспорт һәлакәтенә китерә (фото)
Синоптиклар фаразларына караганда, бүген көне буе кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык саклана. Сак булыгыз! Whatsapp группасы хәбәр итүенчә, хәзерге минутларда Ленинградская урамында, "Тегеран" кибете каршында ике машина бәрелешкән.