26 ноябрь 2019 яңалыклары
-
2020 елда автомобильгә бәяләр күтәреләчәк
2020 елда автомобиль бәяләре утильләштерү җыемын арттыру аркасында якынча 2-4 процентка күтәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан автодилерлар ассоциациясе башлыгы Руслан Абдулнасыйров сөйләде.
-
Милеккә салым быел 400 млн сумга арткан
Татарстан халкы милеккә салымның яртысыннан артыгын алдан түләп куйган.
-
600 мең сумлык коттедж отучы кем ул?
Үзе йорт салып беткәч кенә, тагын бер йортны лотореяга откан. Кем ул?
-
Бер шешә сыра өчен – 100 мең сум
“Золымлы су” , ягъни спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрне төрле штраф санкцияләре дә, җинаять эшләре кузгату да куркытмый. Үзләрен куркыныч хәлгә куеп, сату итүләрен дәвам итәләр.
-
Лениногорск районында сугыш ветераннарының яшәү шартларын тикшерү дәвам итә
1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан сугыш ветераннарының яшәү шартларын тикшерү, социаль паспортларны актуальләштерү эшләре дәвам итә.
-
Ни өчен кунакта савыт-саба юарга ярамый?
Кеше өендә бу эшкә тотынганчы, ныклап уйлагыз.
-
Беренче балага пособие күләме киләсе елга гыйнвар аеннан арта
Беренче бала туганнан соң аналарга федераль пособие күләме 2020 елның 1 гыйнварыннан 8,8 меңнән 9,3 мең сумга кадәр артачак. Моннан тыш, аны исәпләү тәртибе дә үзгәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»мга Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.
-
Татарстанда «Цифрлы мәдәният» проекты виртуаль концертлар үткәрергә мөмкинлек бирде
2019 елда республикада 150 борынгы китап электрон форматка күчерелде, виртуаль концертлар күрсәтә торган 5 зал ачылды.
-
Апробация курсов финансовой грамотности для населения Республики Татарстан
Курсы организованы в рамках проекта «Содействие повышению уровня финансовой грамотности населения и развитию финансового образования в Российской Федерации».
-
«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында Лениногорск районыннан Альмир Вәлирахманов җиңүче булды
Казанда агропромышленность комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды.
-
Ветеран әби 97 яшендә блогер булган
Екатеринбургта яшәүче 97 яшьлек Алефтина Груздкова “Инстаграм” социаль челтәрендә шәхси бит ачкан.