26 декабрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскидагы бәйрәм чараларын карарга кая барырга?
Авыл мәдәният йортларында 26 - 31 декабрь көннәрендә "Яңа ел белән, дуслар!" дип исемләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен тамаша. Мәдәният сараенда 28 декабрь, 16.00 сәгатьтә "Хуш киләсең, Яңа ел" балалар өчен татарча тамаша. 29 декабрь, 18.00 сәгатьтә "32 декабрь яки Яңа ел кичектерелә" спектакле. 2 - 8 гыйнвар көннәрендә балалар...
-
Бүләкләнүче ел җитәкчеләре арасында лениногорскилылар да бар
"Ел җитәкчесе - 2013" республика конкурсы җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар. Тантана Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов "Яңарыш" фондының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне аңа ТР Дәүләт киңәшчесе, фондның попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды. "Сакчыл җитештерү" методикасын кертүе өчен" номинациясендә катнашып, "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте җитәкчесе...
-
Кирәксә – шалтыратыгыз
Муниципаль районның ЗАГС бүлегендә даими рәвештә (ял һәм бәйрәм көннәрен кертеп) дежур белгеч элемтәдә тора. Телефоны: 8-917-894-43-09. Үлем-китем булган очракта, дәүләт теркәве үтү сораулары буенча әлеге номер буенча шалтыратырга була.