26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Яңа елны ничек үткәрергә?
Яңа елны өйгә туганнар һәм якын дусларны чакырып каршы алырга киңәш ителә. Иң мөһиме - аны күңелле итеп үткәрү: уйнагыз, көлегез, төрле конкурс, мавыктыргыч уеннар оештырыгыз, чөнки кәҗә уйнарга ярата торган хайван. Яңа елны каршылар алдыннан өйне җыештырырга кирәк, бөтен кайгы-борчулар артта, иске елда калсын. Өегезне чын чәчәкләр һәм гөлләр...
-
2015 елга Көнчыгыш йолдызнамәсе
2015 ел - Агач Кәҗә елы. Бу ел ничек үтәр? Ул безгә ниләр вәгъдә итә? Күсе (1960, 1972, 1984, 1996, 2008)ләргә Агач Кәҗә елында һәрвакыт финанс мәсьәләсен кайгыртып яшәрсез. Җаваплылык тоя белмәүче кешеләр белән "сугыш" алып барырсыз. Дөньяны кире үзгәртеп корып булмый, шуңа да ял итеп эшләргә өйрәнегез. Гаилә корырга...
-
Президент безнең өч авыл башлыгына машина ачкычы тапшырды
Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Шунысы сөенечле җиңүчеләр арасында лениногорскилылар да бар. Алар - Мичурин, Урмышлы һәм Куакбаш авыл җирлекләре. Аларның башлыклары - Рәмзия Иванова (Мичурин), Артур Хәбибуллин (Урмышлы) һәм Әзһәр Галиевка (Куакбаш) өр-яңа Chevrolet Niva автомобиль ачкычлары тапшырылган.
-
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка Рәхмәт хаты тапшырылды
Казанда "Ел җитәкчесе-2014" республика иҗтимагый конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм башка өлкә җитәкчеләре катнашты. Тантанага килүчеләре сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: "Конкурс ундүртенче мәртәбә уздырыла, һәм без бу традицияне дәвам итәргә...