27 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кибеттә алдасалар нишләргә?
Кибеттә азык-төлек яисә башка әйбернең бәясе кассадагы бәя белән туры килмәгәндә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлек начальнигы Алина Виноградова җавап бирә: - Иң беренче эш итеп, администраторны чакыртырга һәм хәлне аңлатып бирергә кирәк. Бу хакта сезгә: «Товар әле генә килде һәм кибет хезмәткәрләре иске бәяләрне...
-
Медаль белән бүләкләнгән
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Шөгер авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Надежда Павловна Вакулюк «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Лениногорскида Ленинград блокадасын кичерүче яши
Ленинград блокадасын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, ул дүрт тапкыр Татарстан Президенты белән очрашуга барган, соңгысында Президент Рөстәм Миңнеханов белән бер рәттә утырган ханым ул. Быел җәй 78 яшен тутыручы Вера Вуколова турында язарга район һәм шәһәр ветераннар советыннан тәкъдим иттеләр. -Ленинград блокадасы турында аңардан яхшырак сөйләүчене башка таба...
-
Бөгелмәдә әнисе белән кечкенә кызы газга агуланган
Кичә, 26 гыйнварда, Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә газга агуланган 1976 елгы әни кеше белән аның 2011 елгы кызы китерелә. Алар биш катлы йорттагы фатирда яшәгән. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә. Газ өчен җаваплы җирле оешма җайланмаларны тикшергәннән соң, су җылыту колонкасындагы төтен суыру системасының төзексезлеген ачыклаган. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм...
-
Якташыбыз 11 миллион 97 мең сум акча откан
Казанда яшәүче Альбина Т. "Гослото 5 из 36" лотереясында җиңгән. Ул 11 097 765 сум акча откан. Кыз финанс консультанты булып эшли, аның семинарлары илнең төрле төбәкләрдә уздырыла. Новосибирскида үткән шундый семинарларның берсендә аңа "очраклы рәвештә кулга килеп кергән акча белән нишләргә?" дигән сорау бирәләр. Бу урында көчле дискуссия башлана,...