27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллыда мода турында сөйләшәчәкләр
Чаллыга танылган мода тарихчысы, 1 каналда "Модный приговор" исемле тапшыруны алып баручы Александр Васильев килә. Ул 5 мартта Орган залында "Мин бүген мода белән киенәм. Заманча тенденцияләр" дигән темага мастер-класс үткәрә. Бу түләүле чарага билет бәясе 3 мең сумга кадәр, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы"газеты сайты.
-
Тыныч йокла, Вәсилә...
Вәсилә Фәттахованың вакытсыз вафат булуы барыбызны да тетрәндерде. Икенче тапкыр әни булу бәхетен ул бары санаулы мизгелләр эчендә генә тоя алды. Кызганыч, табиблар җырчының гомерен саклап кала алмады. 26 гыйнвар көнне 36 яшендә (31.12.1979) Вәсилә Фәттахова газизләрен - тормыш иптәшен, улын һәм яңа туган кызын калдырып, мәңгегә күзләрен йомды. Вәсиләнең...
-
Лениногорскилы Диләрә Илалетдинова "Татарстан гүзәле"конкурсында җиңеп чыкты (фотолар)
«Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсында лениногорскилы 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова җиңде. Ул Лениногорскида туып үскән, хәзерге вакытта Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең 1 нче курсында укый, 3 яшеннән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә һәм Россия спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән. Балалар тренеры булырга планлаштыра. Котлыйбыз! Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/27/117696/
-
Әлмәттә бер ир 90 % янган
Әлмәттә 26 гыйнвар төнендә Геофизическая урамындагы бер гаражда янгын чыга. Төнге беренче яртыларда коткаручыларга шул турыда хәбәр керә. Урынга барып җиткән коткаручылар 1976 елгы ирнең киеменә капкан утны сүндерәләр. Ул үзе исерек хәлдә була. Янгын нәтиҗәсендә ирнең 90 % тәне пешә. Ул 2-4 нче дәрәҗәдә пешү җәрәхәтләре ала. Зыян күрүчене...
-
9нчы сыйныф укучылары имтиханнарын татар телендә тапшыра алачак
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Ул брифингта 9нчы сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә аерым тукталды. Министр билгеләп узганча, быел аларга 4 фәннән мәҗбүри имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аның икесе, аерым алганда, рус теле һәм...
-
Лениногорскиның балалар китапханәсендә татар теле түгәрәге эшли
Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һәм 2015 елның сентябрендә эшли башлаган. Гыйнвар аенда ел фасыллары, дигән танып -белү чарасы уздырдык, дип хәбәр иттеләр китапханәдән. 32 һәм 3 нче балалар бакчасына йөрүчеләр ел фасылларының татарча атамалары белән танышкан, табышмак чишкән.
-
"Туган як"ны җырлаучы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...
Кичә, 26 гыйнварда, Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерә. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте... Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова бала тудыру йортында бала тапканда җан биргән, диелә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үстерде....