27 февраль 2015 яңалыклары
-
Урдалы авылы мәдәният йортында “Фронттагыдай тылда көрәш барды” күренеше
Лениногорск районы Урдалы авылы мәдәният йортында "Юбилейлар парады" район смотры кысаларында авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән "Фронттагыдай тылда көрәш барды" исемле 1 пәрдәлек күренеш күрсәтелде. Күренеш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" һәм Гомәр Бәшировның "Намус" романнары буенча куелган күренештә Бөек Ватан сугышы чорында авылда хатын-кызларның, балаларның, карт-корының фидакарь...
-
КНИТУ-КАИ егет-кызлары волейбол ярышында
24-26 февраль аралыгында Лениногорск КНИТУ-КАИның егетләр һәм кызлар командасы уку йортлары арасында үткәрелгән волейбол буенча шәһәр беренчелегендә катнашкан. Уңышлы гына чыгышлар ясаганнан соң, егетләр командасы да, кызлар командасы да II урынга лаек булган, дип хәбәр итә Лениногорск филиалы КНИТУ-КАИ сайты. http://lfkai.ru/
-
Лениногорскида 9 гаиләгә “Ана капиталы” тапшырылды
Лениногорскиның ЗАГСында 9 гаиләгә "Ана капиталы" сертификатын район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм Лениногорск районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов тапшырды. Әти-әниләрне, шулай ук ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигаләмова, шәһәрнең "Камский банк" өстәмә офисы начальнигы Ольга Захарова котлады һәм җылы теләкләрен җиткерде. Ә "Сәрвиназ" вокаль ансамбль төркеме барлык килгән...
-
Түбән Чыршылыда Һади Атласига багышланган кичә булды
Түбән Чыршылы мәдәният йортында Һади Атласи һәм аның туганнары истәлегенә багышланган "Тарихыбызның энҗе бөртеге Һ.Атласи"дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне кереш сүз белән китапханәче Р.Сафина башлап җибәрде. Күренекле шәхес,мәгърифәтче Һ.Атласиныңиҗади эшчәнлеге, тормыш дәверендә мөһим булган вакыйгалар хакында сөйләп үтте. Әлмәт шәһәреннән килгән кунагыбыз,шушы кичәне башлап оештыруга зур көчен биргән,кирәкле мәгълүмәтләр...
-
Лениногорскилылар өчен “Кайнар линия”
Хезмәт законнары өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатында, "кайнар линия" оештырылды. Әгәр эш хакын "конвертлата" түләү, эш хакын түләүдә тоткарлыклар, рәсми рәвештә эшкә урнашмыйча эшләүдә хокук бозулар буенча мәгълүматыгыз бар икән, 5-13-74, 5-58-99 "ышаныч телефоны"на шалтыратыгыз.
-
Лениногорскида аязучан болытлы көн
27 февраль көнне Лениногорскида аязучан болытлы һава. Көндез температура -8 -4 градус, төнлә -8 -11 градус булачак. 28 февраль көнне аяз көн көтелә. Температура көндез -11 -4 градус булса, төнлә -12 -14 градус. 1 март көнне аяз һава көтелә. Температура көндез -6 -1 градус, -8 -13 градус булачак.
-
Туган якны өйрәнү музеенда сәнгатьчә укулар үткәрелде
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "У обелисков голову склоняя..." дип исемләнгән сәнгатьчә укучылар конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда төрле яшьтә булган 117 кеше катнашты. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 4 яшь, ә иң олысына 60 яшь иде. Иң актив булып шәһәребезнең 2 нче, 5 нче, 8 нче мәктәп укучылары һәм Лениногорск нефть...
-
Бала алдында тәмәке сатып алсаң – штраф
Әлеге тыю баласы янында тәмәке сатып алырга теләгән өлкәнрәк хатын-кызларга да кагылырга мөмкин. КПРФ депутатлары шундый канун проекты әзерләгән. Беренче документта 40 яше тулмаган гүзәл затларга тәмәке сатуны тыю кирәклеге әйтелсә, икенче проектта янында баласы булган хатын-кызларны тәмәкедән мәхрүм итүнең яхшы тәрбия чарасы булачагы хакында ассызыклана. Депутатлар фикеренчә, хатын-кызның тәмәкегә...