27 февраль 2016 яңалыклары
-
Сак булыгыз! Һава торышында үзгәрешләр бар
Иртәгә, 28 февраль көнне Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, кар һәм юеш кар явуы көтелә. Кайбер районнарда исә буран булуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы 0-5 градус салкын булса, көндез -2-+2 тирәсе булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык, сак йөрегез!
-
Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары арасында якташыбыз да бар
Күптән түгел Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле булды. Алар арасында якташыбыз Людмила Аланлы бар. Ул Әдәбият" номинациясе буенча әлеге мәртәбәле исемгә лаек булган. Бүләкләр Шигърият бәйрәме вакытында - 26 апрельдә тапшырылачак. Быел бу исемгә тагын "Иҗтимагый-агарту эше" номинациясендә АГИМС ректоры Ильяс Салахов, "Әдәбият" буенча Гөлнара Миранова, "Журналистика, публицистика"...
-
Чаллы-Әлмәт юлында машинасын тартып алгач, лениногорскилы җәяү киткән
Чаллы-Әлмәт юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре бер машинаны туктата һәм урынга суд приставларын чакырта. Чөнки машина хуҗасының кредит буенча банкка 900 мең сум бурычы барлыгы ачыклана. Volkswagen Golf Plus машинасын бурыч түләүне таләп итүче банк вәкилләренә тапшыралар. Транспорт чарасыннан юл уртасында мәхрүм калган ир Лениногорскига җәяүләп китә. Чыганак:http://www.almet-rt.ru
-
2020 елга кадәр ике сменада укуны бетерү максаты тора, диде министр
Татарстанның башлангыч һәм өлкән классларында ике сменада белем бирү 2020 елга кадәр бетереләчәк, 2020 елдан соң исә төп мәктәпләрдә дә әлеге режим буенча уку туктатылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган "Көн темасы" ("Тема дня") программасында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры...
-
Әлмәтлегә салкын су өчен 12 меңгә якын акчасын кире кайтарганнар
Белоглазов урамында яшәүче берәү Әлмәт зональ торак инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул үз йортларына хезмәт күрсәтә торган идарәче компаниянең салкын су өчен түләүне дөрес исәпләмәвеннән зарлана. Тикшерү нәтиҗәсендә гариза язучыга 2015 елның октябрь аенда салкын су өчен түләүне норматив буенча исәпләүләре һәм йортның бөтен нормативтан тыш ОДНын кушулары ачыклана....
-
Лениногорскида наркотиклар сатуда шикле абыйлы-энелеләр тотылган
Лениногорскида зур күләмдә наркотиклар сатуда шикле 35 һәм 39 яшьлек абыйлы-энеле ике туганга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме. Туганнарның өлкәне элек тә зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен җинаять эшенә тартылган булган. Моннан тыш, аның 5...
-
Чаллыда көчеккә җенесен үзгәртү буенча операция ясалган
Лакки (Бәхетле) исемле көчекне 2015 елның октябрендә Алабугада табып алалар. Әнисе һәм башка көчекләр иясез хайваннарны тотучы хезмәткәрләр кулына эләгә, Лаккины (шул хөрмәткә Бәхетле исемен ала да инде) исә хайваннарны саклаучылар коткарып кала. Көчекнең исә башкалардан аерып тора торган башка физиологик билгеләре дә була. Ни гаҗәп, ана этнең ата җенес...