27 февраль 2017 яңалыклары
-
Ветераннар 40 мең алачак
Хөкүмәт вәгъдә иткән 5 мең сумлык пособие бөтен пенсионерларга да (43,5 миллион кешегә) түләнеп бетте, шулай ук 1 февральдән пенсионерларның (эшләмәүчеләрнең) акчалары 5,6 процентка артты. Шул рәвешле, бөтен түләү-өстәүләрне дә кушкач, бүген илдә уртача пенсия күләме 14 мең сумга җитте. РФ Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов белдергәнчә, 2017-2019 елларда барлык...
-
Татарстанда йога белән шөгыльләнгәндә икенче сыйныф укучысының гомере өзелгән
Чаллыда көндезге икедә өенә кайткач, әтисе икенче сыйныфта укучы улын үле килеш таба. Фаҗиганың бәхетсезлек очрагы аркасында килеп чыкканлыгы ачыкланган. Малай йога белән шөгыльләнә торган флеш-тукымага чорналган һәм буылып үлгән. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскилылар аккургаш туйларын билгеләп үтте
22 февраль көнне лениногорскилы Виталий һәм Виктория Ваничевлар гаиләсе аккургаш туйларын - 10 ел бергә торуларын- билгеләп үтте. ЗАГС бүлеге белгече Светлана Юнысова яшьләрне котлап, тормыш юлларының тигез булуын, мәхәббәт, бәхет һәм шатлыклы тормыш теләде. Лениногорск ЗАГС бүлеге
-
Сайтыбыздагы конкурс тәмам: җиңүчеләр белән танышыгыз (фотолар)
Конкурста катнашучылар өчен барлыгы 24 мең 766 тавыш бирелде. Җиңүчеләр: I урында - Лениногорскидан Вәлиевлар гаиләсе. Алар өчен 7 641 тавыш бирелгән. II урынга Куакбаш авылыннан Каримовлар гаиләсе чыкты - 6 313 тавыш белән. III урынны 5 130 тавыш белән Шөгердән Шәйхуллиннар яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз! 3 март, җомга көнне, 14.00...
-
Май чабу бәйрәме, Лениногорск-2017
-
Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде
атарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга - операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» иминият...
-
Наркотикларга бәйлелектән арындыра торган дару уйлап тапканнар
Русиядә наркотик бәйлелекне дәвалаучы дару уйлап тапканнар. Әлеге препарат составындагы матдәләр наркотик кулланган кеше ала торган ләззәт хисен юкка чыгара ала икән. Кеше организмында дару тәэсиреннән антитәнчекләр эшләнеп чыга, һәм болары, үз чиратында, наркотикның баш миенә үтеп керүен тоткарлый. Белгечләр әлеге яңа дару героин, морфин һәм дезоморфин бәйлелекләреннән булышырга сәләтле...
-
Лениногорск Үзәк китапханәсе "Аулак өй" үткәрде
22 февральдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә "Аулак өй" узды. Чараның максаты - татар хакының гореф-гадәтләрен саклап калу, халык уеннарын популярлаштыру. "Аулак өй"дә катнашырга китапханәнең актив укучылары, Рәшит Шиһапов исемендәге Халык театры артистлары, җирле шагырьләр килгән иде. Кунаклар "Бишле", "Сигезле" уеннарын уйнады, такмаклар әйтеште, шигырьләр укыды. Фәния Латыпова башкаруындагы җырлар һәм Равил...
-
Салават Фәтхетдинов тарихи фильмда борынгы бабасын уйнаячак!
Казанда татар телендә "Кәрван Сарай" исемле тулы метражлы тарихи фильм төшерелә. Хәзерге вакытта башкаладагы рестораннарның берсендә табын артында барган күренешләрне төшерү эшләре бара. Кино төшерүчеләр юкка гына әлеге ресторанны сайламаган, чөнки аның дизайны һәм стиле нәкъ менә борынгы рухта башкарылган. Дөрес, биредә тәрәзәле стена, багана, өстәлдәге ризык кебек өстәмә детальләр...
-
Бәйгедә тавыш бирү тиздән тәмамланачак
"Без әти белән бергә" бәйгесендә тавыш бирү тиздән тәмам булачак. Беренче өч урындагыларны призлар көтә. Бүген төштән соң җиңүчеләр билгеле булачак. Сайтны даими карап барыгыз.
-
Лениногорск көрәшчеләре призлы урыннар яулап кайтты (фото)
24-26 февраль аралыгында Можга шәһәрендә грек-рим көрәше буенча V Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда катнашырга Россиянең 29 шәһәреннән 300 спортчы килгән иде. Лениногорск көрәшчеләре үз авырлык категорияләрендә Егор Илюхин II урын, Кирилл Маркин III урын яулады.
-
Лениногорскилыларга атналык Йолдызнамә (27 февраль-5 март)
КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада эштән башка бернәрсә дә белмәс, төшке аш турында да онытып җибәрергә мөмкин. Моны җитәкчегез тиз күреп алыр, абруегыз артыр. Гаиләдә вак-төяк мәшәкатьләрдән кала, проблемалар көтелми. Ял көннәрендә кунаклар көтегез, алар сезне бик ялыктырыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге туачак. Әмма эш турында гына уйлап,...
-
Лениногорск укучысы "Беренче адымнар" конкурсы гала-концертында чыгыш ясады (фото)
11нче гимназия укучылары Эвелина Михайлова һәм Аделина Загретдинованың Яр Чаллы шәһәрендә узган "Беренче адымнар" республикакүләм конкурсында чыгыш ясап, I һәм III дәрәҗә лауретлары булуларын язган идек инде. 26 февральдә Михайлова Эвелина Яр Чаллы шәһәрендә узган гала-концертта чыгыш ясап кайтты. Кызларыбызны шушы уңышлары белән котлыйбыз! Рошания Хәсәншина
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Уңышлы эш атналары сезгә!