27 март 2018 яңалыклары
-
Әсхәт Хисмәтов гаиләсенә кайгы килгән
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның әтисе Хисмәтов Әсәдулла Сәмигулла улының вафат булган. Бу хакта театрның сайтында хәбәр ителә. + Театр коллективы туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. "Ходай Сезгә хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!" - диелгән...
-
Лениногорскилыларның 1 апрельдән пенсияләре арта
1 апрельдән пенсия арта. Ул социаль пенсия алучыларга кагыла, индексацияләү 2,9 процент тәшкил итеп, илдәге 3,1 миллион кешегә кагылачак. Социаль пенсия алучыларга пенсионерлар (ирләрнең яше - 65 тән, хатын-кызларныкы - 60 тан), I, II, III төркем инвалидлар, инвалид-балалар, туендыручысын югалткан балалар керә. Индексация шулай ук вафат булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына,...
-
Куакбаш мәктәбе укучылары да язны каршы алды (фотолар)
Куакбаш мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме узды, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Укучылар бәйрәмнең традицияләре белән танышкан. Алар янына Кыш бабай да килгән. Бәйрәм җыр-биюләр белән узган. Фотолар: edu.tatar.ru/l-gorsk/kuakbash/sch/main-news
-
"Тере килеш утта янган сабыйларны сагынып..." Роберт Миңннуллин каләме дә читтә калмады
Бу фаҗига барыбызның да күңеленә тиде - битараф кеше юктыр. Нечкә күңелле Роберт абый Миңнуллин да "Язмый булдыра алмадым" дип шигъри юллар язган. Алар йөрәкне телә. Ут эчендә. (Кемеровода 41 бала утта янып үлде) Ни көннәргә калды бит ил, Төштек бит ни көннәргә? Шушындый авыр чакларда Таяныйк соң кемнәргә? "Ни...
-
Лениногорскида шахмат буенча шәһәр беренчелеге узды (фотолар)
2нче балалар-яшүсмрләр спорт мәктәбендә уку предприятиятие һәм оешмалар,уку йортлары арасында шахмат буенча шәһәр беренчелеге ярышлары үтте. Яшьләр эшләре. Спорт һәм туризм идарәсе предприятие һәм оешмалар арасында чемпион булды. Команда составында Сергей Михайлов, ВикторТокарев, Наталья Филимонова уйнады. Икенче урында -«Лениногорскнефть» идарәсе, өченчедә - «Лениногорскгаз» идарәсе. Уку йортлары арасында КАИ командасы чемпион...
-
Татарстанда көчле буран һәм кар яву көтелә
Синоптиклар бүген кичке уннан башлап, иртәгә кичке алтыга кадәр һава торышы начарлану турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран һәм кар яву көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген...
-
Лениногорскилыларны Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итә
30 мартта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә,адресы: Лениногорск, Булгаков ур,1а йорт, (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керергә), республика Дәүләт Советы депутаты Ильдус Касыймов гражданнарны кабул итә. Кабул итү 12.00 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен телефон:5-16-11 и 5-25-89).
-
Татарстанцы прислали более 60 тыс. фотографий с хештегом #Айданавыборы.
Республиканский фотомарафон «Айданавыборы» подходит к завершению. Голосование по выбору победителей уже завершено, рассказали организаторы акции. Призеров проекта в 16 номинациях назовут уже завтра, 28 марта. А сейчас специалисты проверяют кандидатов на предмет накруток лайков. Награждение пройдет 31 марта в 15 часов по адресу: ул. Татарстан, 20. Среди призов значатся смартфоны...
-
Быел май һәм июнь гадәттәгедән эссерәк килергә мөмкин
Быел май һәм июнь айлары гадәттәгедән эссерәк һәм корырак килергә мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте. "Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Олег Львович Шайтанов исемле галимебез бар. Соңгы дистә елда аның әйткән фаразлары ел саен туры килеп барды. Быел...
-
ОРХИДЕЯ – ИҢ ТЫРЫШ ГӨЛ (Гөлләр яратучы лениногорскилылар колагына)
Мин үзем егылып китеп гөлләр үстерүче кеше түгел. Яратмаудан түгел, бик яратам, тик аларга игътибар күрсәтерлек көчем дә, вакытым да калмый. Алай да шып-шыр тәрәзә төбе дә күңелле түгел, шуңа да бик таләпчән булмаган гөлләргә өстенлек бирәм. Ә андыйлар, кагыйдә буларак, чәчәк атмый торган гына гөлләр була. Узган ел 8...
-
Кемеровода фаҗига сәбәпле, Россиядә матәм көне игълан ителде
Кемероводагы янгын корбаннары хөрмәтенә Россиядә 28 март матәм көне дип игълан ителде. Бу хактагы фәрманны президент Владимир Путин имзалаган, диелә Россия президентының рәсми сайтында. Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә якшәмбе чыккан янгында 64 кеше һәлак булды. Аларның 41-е - балалар. Кемерово өлкәсендә 26 мартта ук өч көнлек матәм игълан ителгән...
-
Лениногорскилыларга тозның зыяны турында
Һәрбер хуҗабикәнең дә ризыкны бер генә тапкыр булса да тозлырак итеп пешергәне бардыр. Беренче карашка, монда куркыныч нәрсә юк кебек. Билгеле, күңелсез инде, тик түзәргә була. Әмма әгәр тозлырак итеп пешерелгән бер ризыкны гына түгел, ә гомумән, тозны артык күп ашауны исәпкә алсаң, сәламәтлеккә чыннан да куркыныч янарга мөмкин. Тозлы...
-
Татарстанда саксызлык аркасында чыккан янгында ир белән хатын үлгән
23 мартта Әлки районы Каракүл авылында торак йортта янгында ир белән хатынның гомерләре өзелгән. Каракүлдә өй яну турындагы хәбәр район янгын частенә 8.20 сәгать тирәсендә килеп ирешә. Юхмачы посты янгын сүндерүчеләре тиз арада урынга барып җитәләр. Бу вакытта агач өйне ялкын тулысынча чолгап алган була инде, эчкә үтеп керү мөмкин...
-
Тикшерү комитеты башлыгы Кемерово сәүдә үзәгендә янгын сәбәпләрен атады
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын килеп чыгу сәбәпләрен атады, дип хәбәр итә RT агентлыгы. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр ике төп версияне карый - электр чыбыгында кыска ялганыш һәм ачык ут куллану. Экспертиза үткәрелгәннән соң, фаҗиганың сәбәпләре билгеле булачак. Фаҗига урынында комплексның янган конструкцияләрен аралау эшләре...
-
Уен футболчының гомерен өзгән
Хорватиядә үткән матч вакытында көчле итеп тибелгән туп футболчы Бруно Бобанның күкрәгенә килеп бәрелә һәм ул фаҗига белән тәмамлана. Бу хакта «Марсония» матбугат хезмәтенә сылтама белән «Газета.Ru» хәбәр итә. "Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче, футболчыга уйнаучы командаларның табиблары ярдәм күрсәтә. Кызганычка каршы, 25 яшьлек егет хастаханәдә вафат була. Үлеменең төгәл сәбәбе...