27 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, исегездә тотыгыз: учак ягу, чүпләрне яндыру тыела
25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде Бу вакытта коры үләнне һәм чүпләрне яндыру, учакта шашлык, башка ризыклар пешерү, урман участокларына якын бакчаларда, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, икътисади объектларда, сәламәтләндерү оешмаларында, урман-парк зоналарында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
-
Лениногорскилылар, ялларга һава температурасы 21 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 28 апрельдә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Иртәгә, 28 апрельдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанның төньяк районнарында бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә - +3..+8, көндез +15..+20 градус җылы булачак. 29...
-
Лениногорск студентлары Казанда узган шигърият бәйрәменнән беренче урын алып кайтты
Казанда узган вузара "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" шигърият бәйрәмендә лениногорскилылар да катнашты. Чара Габдулла Тукайга багышланган иде. Ул федераль университетның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Шәһәребезнең нефть техникумында укучы кызлар Назилә Алишева "Без - Тукайлы халык" номинациясендә беренче урынны алды. "Татар теле - күңелем гөле" номинациясендә...
-
Бәйгебездә яңа катнашучылар: Лениногорскидан Идрисовлар гаиләсе
"Иң матур пар" бәйгесенә Клара апа белән Сәет абый Идрисовлар кушылды. Аларның бергә гомер итүләренә быел көзгә 63 ел тула. Сәет абый белән Клара апаның 2 балалары, 4 оныклары, 2 оныкчыклары. Күптән түгел Сәет абый 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
ТАТАРСТАН ДОЛЖЕН ЗАБЫТЬ, ЧТО ТАКОЕ АВАРИЙНОЕ ЖИЛЬЕ
В торжественной церемонии заселения в новое благоустроенное жилье в Чистополе принял участие председатель наблюдательного совета Фонда содействия реформированию ЖКХ Сергей Степашин. В Чистополе по федеральной программе переселения граждан из аварийного жилья заселен пятиэтажный 155-квартирный дом. Владельцами комфортных квартир стали 244 человека, ранее проживавшие в аварийных домах. В торжественном мероприятии также...
-
Тукай көне, Лениногорск - 2017
-
Лениногорскида урамнарны юалар (фотолар)
Бу көннәрдә экологик икеайлык кысаларында шәһәр урамнарын юу эшләре бара. Бу эшне ел саен май бәйрәмнәре алдыннан башкаралар. Бүгенге көндә Крупская, Вахитов, Садриев урамнары юылган. Хәзерге вакытта Шашин урамының аскы өлешен чистарталар. Урамда машиналар хәрәкәте туктатылган. Розалия Мостафина фотолары
-
Ана кеше асрамага алган улын чылбырда тоткан
Бу кыргыйлык Самара өлкәсендә булган. Анда 43 яшьлек Оксана Гавюк асрамага алган тугыз яшьлек улын чылбырда тоткан өчен суд каршында җавап тотачак. Бала үзен чылбырдан ычкындырып, күрешесен ярдәмгә чакыра алган. Күрше исә шунда ук полициягә хәбәр итә. Баксаң, баланы асрамага алган хатын, өйдән ике-өч сәгатькә чыгып китү сәбәпле, аны чылбырга...
-
Лениногорскилылар, сәламәтлегезгә игътибарлы булыгыз: магнит давыллары көтелә
Алдагы атнада җирнең магнит кыры чагыштырмача тыныч. Шулай да 27 апрельдә һәм 1 майда артык көчле булмаган магнит давыллары күзәтелә. Йөрәк-кан тамырлары авырулы, кан басымы югары булган кешеләргә игътибарлы булырга киңәш ителә. http://shahrikazan.com/
-
Шәһәр һәм райондашларыбызны бәйрәмгә чакырабыз!
Район газеталарына яздыру кампаниясе кысаларында 29 апрель көнне "Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести" бәйрәм оештыра. Программада: концерт, балалар өчен уеннар, аниматорлар эшли. Шулай ук биредә теләгән кеше район газеталарына языла алачак. Язылучыларны бүләкләр, бонуслар көтә! Сезне 29 апредльдә сәгать 10.00да ЗАГС бинасы янындагы мәйданчыкта көтеп калабыз! Килегез! Кызык булачак!
-
Лениногорскида Радиацион фаҗига корбаннарын искә алу көне уңаеннан митинг узды (фотолар)
Ул Чернобыль авариясен ликвидациядә катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында үтте. Бирегә чернобыльчеләр һәм аларның батырлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерүчеләр җыелды. Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков үзенең уй-теләкләрен җиткерде. Әлеге фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
Бүген лениногорскилыларны ниләр көтә? 27апрельгә Йолдызнамә
Овен. Вероятно, сегодня Овны окажутся в замешательстве. Все перепутается и будет невозможно что-то планировать. Возможны резкая смена деятельности, новые связи и новые партнеры. Желательно определенную часть доходов отложить на грядущие времена, возможно наступление «черных дней». Телец. Вероятен успех во многих сферах деятельности Тельцов. Особенно легко будет сейчас проявить себя, завоевать...
-
Лениногорскилылар, игътибар: юлларны юалар
Шәһәрдә юлларны юу сәбәпле, урамнар ябык. Әйләнеп үтәргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта Ленинград урамы Садриев урамы киселешеннән алып Шашин урамы белән киселешкән җиргә хәтле ябык. Аннан Шашин урамы киселешеннән( "Сказка" кибете) алып, Крупкая урамына кадәр юалар. Шашин урамы Кутузов урамы белән кисешкән җирдән алып ябык. Игътибарлы булыгыз! Фото "Лениногорский журнал"дан...
-
Куакбаш авыл китапханәсендә Тукайга багышланган чара үтте
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Куакбаш авылы китапханәсендә кызыклы кичә үтте. Ул көнне китапханәгә Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова, яшь каләм тибрәтүче Рузилә Төхбатова һәм башлангыч сыйныф укучылары, чакырылган иде. Кичәне китапханәче Гүзәлия Мифтахова Тукайга багышланган шигырь юллары белән башлап җибәрде. Мәшһүр әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы...