27 май 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида рәссамнар берлеге әгъзалары утырышы узды
Бүген Лениногорскида республика рәссамнары берлегенең күчмә утырышы булды. Аның рәисе Зөфәр Гыймаев җитәкчелегендәге әгъзалар педагогика училищесына җыелып, бүгенге көн өчен актуаль проблемаларны уртага салып сөйләште, тәҗрибә уртаклашты. Аннан туган якны өйрәнү музеенда булып, анда рәссамнар берлегенә күптән түгел генә кабул ителгән рәссамнар күргәзмәсе белән танышып, фикер алыштылар. Кунакларны район башлыгы...
-
Йөгереп җиңү
Алабугада үткән җиңел атлетика буенча республика беренчелегендә безнекеләр уңышлы чыгыш ясап кайткан. Ярышта өч йөздән артык үсмер катнашкан. Биеклеккә сикерү буенча үз яшь төркемнәрендә Маргарита Головина һәм Ольга Лапаскина чемпион исеменә лаек булган. 100 метрга барьерлы йөгерүдә шулай ук Маргарита Головина һәм Алинә Галиева көмеш медаль алган. Эстафетада, составына Илнур...
-
Лениногорск районының бер авылында мунча янган
24 майда 22 сәгать 57 минутта янгын сүндерү бүлегенә Иске Шөгердә мунча яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын 24 квадрат метр мәйданда чыгып, аның нәтиҗәсендә мунча тулысы белән янып бетә. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.