27 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида депутатлар агач утыртты (фотолар)
Лениногорск шәһәр Советы Депутатлары Геофизиклар паркында 35 артыш куагы утыртты. Әлеге чара 27 майда билгеләп үтеләчәк Халыкара күршеләр көненә багышланган иде. Шәһәр депутатлары бу күркәм эшне гадәткә кертеп, ел да Күршеләр көне алдыннан агач утыртырга , дигән фикергә килделәр. Кешеләр үсентеләрне саклап, карап үстерерләр дип ышанып калабыз.
-
Уку йорты вәкилләре, студент кызның вафаты уңаеннан кайгы уртаклаша
Бүген иртән Универсиада авылында Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы кызның үле гәүдәсе табылуы хакында хәбәр ителгән иде. Казан федераль университетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 1 курс студенты - Ләйсән Әхәтова вафат булган. Кыз 1997 елгы. 26 августа 19 яшь тулган булыр...
-
Россиядә янә ЗИКА бизгәге очрагы теркәлгән
Россиядә ЗИКА бизгәген йоктыручы дүртенче очрак бу. Әлеге вирус Доминикана республикасында ял итеп кайткан ир кешедә табыла. Ялдан кайтып, дүртенче көнне ир кеше үзен начар хис итә башлый. Медиклар эшнең ни икәндә тиз аңлап ала. Февральдән башлап, ЗИКА бизгәге ике Мәскәү һәм бер Ярославль кешесендә ачыклана. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова...
-
Лениногорск укучылары Никахлашу сарае белән танышты
"Халыкара балаларны яклау көне" алдыннан, Лениногорск ЗАГС бүлеге белгечләре шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. "Ровесник" ның яшьләр белән эшләү белгече Алсу Ганеева балалар өчен кызыклы спорт уеннары әзерләгән иде. Ә ЗАГС бүлеге мөдире Елена Миннигалямова укучыларга Никахлашу сарае буенча экскурсия үткәрде....
-
Лениногорск чыгарылышлары бүген ЕГЭ бирә
Бүген бөтен Россия, шул исәптән Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары география белән әдәбияттан БДИ бирә. Быел БДИны 945 укучы тапшыра. Имтихан эше ике өлештән тора һәм 17 биремне үз эченә ала. Аларны үтәү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Географиядән БДИны 164 кеше бирә. Имтихан 34 биремне үз эченә алган...
-
27 май – Бөтенроссия китапханә көне
27 май - Бөтенроссия китапханә көне. Шул уңайдан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләренә котлау җиткерде. - Китапханәләр көне библиография, китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Китап...
-
Эссе булачак
Алдагы 10 көндә республикада кызу һәм коры һава торышы хакимлек итәчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткергән. "Без моңа әзер - туфрактагы дымны саклап калу өчен зур эш башкарылды", - дигән министр. Марат Әхмәтов шулай ук бөртекле культураларны чәчү эшенең дә тәмамлануын әйтте. Барлыгы 1,7...
-
Лениногорскилылар, бәйрәм белән!
27 май - Күршеләр көне! Күршеләр, күршеләр - иң якын кешеләр... Сезне барыгзны да бәйрәм белән котлыйбыз! Күршеләрегез белән тату, дус булып яшәгез!
-
Лениногорскилылар өчен 27 майга йолдызнамә
ОВЕН - не загружайте этот день проблемами, чтобы отдохнуть и поднять себе настроение, займитесь чем-то приятным для души. ТЕЛЕЦ - события дня могут стать своеобразным Рубиконом в реализации задуманного, так что не теряйте времени и действуйте. БЛИЗНЕЦЫ - убывающая Луна сглаживает противоречия, формируя события дня достаточно спокойными и размеренными. РАК...
-
Исегезгә төшерәбез! Бүген Шөгердә депутат кабул итә
27 майда сәг.10да Шөгер Мәдәният йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касымов халыкны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 3-41-66
-
Хәерле җомга иртәсе белән! Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын!