27 июнь 2014 яңалыклары
-
27 июнь – Бөтендөнья балык тотучылар көне
Түбән Чыршылы авылында шушы көннәрдә балыкчылар ярышы үтте. Бу әлеге җирлекнең ел саен үткәрелүче бер йоласына әйләнгән. Соң, монда табигате дә бит: урам уртасында күл, балык, таллык, кил, дип үзенә тартып тора. Ярыш, нигездә, мәктәп яшендәге балалар арасында үтә. Тик аларның җитдилек белән, бабалары, әти-әниләре белән килүе - узышка бәйрәм...
-
Лениногорскилыларны концертка чакырабыз
28 июньдә 15.00сәгатьтән 22.00 гә чаклы урман паркы территориясендә Россия яшьләре көне уңаеннан, бәйрәм чарасы үтә. Программада: балалар мәйданчыгы, уеннар, КВН, конкурслар, концерт һәм дискотека.
-
Килененә ут төрткән каенанага Югары суд хөкем карары чыгарган
Үткән елның апрель аенда "Миләш" кибете хуҗасы Гөлнара Шиһапова өстенә каенанасы бензин сибеп, ут төртеп яндыру җинаяте бөтен кешене тетрәндергән иде. Әлеге фаҗигадән соң бер ел үткәч Лениногорск шәһәр суды аңа карата чыгарган хөкем карары белән адвокатлары ризалашмыйча Югары судка мөрәҗәгать иткән булганнар. Республиканың Югары суды аңа 9 ел да...
-
Лениногорск өлкәннәре экскурсиягә йөри
Мәдәният елы уңаеннан, «Исток - Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре олы яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен экскурсия оештырды. Социаль - реабилитация бүлекчәсенә йөрүчеләр сугыш турында тулы мәгълүмат алды, герой якташларыбыз белән кызыксынды. Шулай итеп, рухи байлыгын да арттырды.