27 август 2015 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова:"Кем яратмый бушка килгәнне"
К азанда җиһазлар сата торган бер бик зур кибеттә стакан сатып алсаң, бушка күбенгәнче лимонад эчәргә була. Бөтен дөньяга билгеле алты төрле исемле лимонадлар. Беренче күргәндә, мин дә ышанмаган идем. Әле ул вакытта әни дә исән иде... Казанга беренче тапкыр килеп шундый нәрсәне үз күзләре белән күргән авыл хатынына ел...
-
Заводта агачка кысылып бер ир үлгән
Хезмәттәшенең саксызлыгы аркасында 47 яшьлек хезмәткәрнең гомере шунда ук өзелә. Әлеге көтелмәгән хәл "Яшел Үзән фанер заводы"нда була. Эшче кулы белән калдык-постык агачларны чистартып йөргән вакытта, аның хезмәттәше бу ирне күрмичә станокны кабызып җибәрә. Нәтиҗәдә, ир агач астында кала һәм җан бирә. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү бара.
-
Татарстан кызы "ВКонтакте" да откан «BMW» ФОТОсын күрсәтте
Чаллыда яшәүче 14 яшьлек Аида "ВКонтакте" челтәрендәге төркемдә оештырылган бәйгедә «BMW» машинасын отты. Шушы көннәрдә ул Санкт-Петербургка призны алырга барган. Челтәрдәге битендә «BMW» белән фотосын да урнаштырган. http://matbugat.ru/
-
Наил Маганов Лениногорскиның Мактаулы гражданины булды
"Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов "Лениногорск районы һәм шәһәренең мактаулы гражданы" булды. Бу хактагы карар шәһәр һәм район Советының чираттан тыш сессиясендә кабул ителде. Безнең муниципаль районның социаль үсешендә шәхси өлеш керткәне өчен, Наил Өлфәт улына әлеге мактаулы исемне бирү тәкъдимен депутатлар бертавыштан хуплады.
-
3 яшьлек бала 6 каттан егылып исән калган
Аны бер хәрби коткарып калган. Хәрби хезмәткәр Алексей Васильев эштән кайтып килгән вакытта бер йортның 6 катындагы тәрәзә рәшәткәсенә эленеп торган баланы күреп ала һәм тиз арада ярдәмгә ашыга. Бала рәшәткә арасыннан ычкынып китеп, җиргә төшә башлагач, хәрби кеше йөгереп барып, бала төшкән урынга турылап баса һәм сабыйны куллары белән...
-
Иске Писмән авылында ФАП ачылды
Бүген 27 августта районыбызның Иске Писмән авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Халыкның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллин килгән иде. Әлбәттә, шундый матур бинаны карарга авыл халкы да җыелды. Биредә фельдшерлар - Людмила Малахова белән...
-
Банан бала гомерен өзгән
Татарстанда ике яшьлек малайның әти-әнисе өчен гаять дәрәҗәдә фаҗигале хәл булган. Бала банан ашаганда тыгылган. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә баланы коткарып кала алмаганнар. Бу хәл Яшел Үзән районы Айша авылында була.
-
Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә
Аның чираттагысы 50- ел Җиңү урамының 17 санлы йорты каршында үтте. Ял итеп алырга җыйналган халык аеруча да активлык күрсәтте. Артистлар чыгышларына кушылып ут күршеләр җырлап та, биеп тә алдылар. 10-нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе белән берлектә "Арго" җәмгыяте тарафыннан уздырылган бу бәйрәмнән әлеге йортларда яшәүчеләр канәгать калдылар. Бәйрәм барышында бу...
-
Лениногорск шәһәре юбилеена ПМ (экс-«Премьер-министр»)төркеме килгән иде (фотолар)