27 август 2016 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин Лениногорскига килергә җыена
Танылган яшь йолдыз, моңлы тавышы белән күпләрне әсир иткән Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрләрдә бишенче сезон концерт графигы пәйда булды. Аннан күренгәнчә, ул безнең Мәдәният сараена 19 сентябрьдә килергә җыена
-
Лениногорскилылар, якшәмбе көнне "Алмакай" ат утарында бәйрәм була
28 август көнне биредә ковбой кичәсе уздырырга җыеналар. Социаль челтәрдәге мәгълүматлардан күренгәнчә, ул иртәнге сәгать 10 да башлана. Программада атларда йөрү, ковбой стилендә фотосессия, викторина, балалар һәм өлкәннәр өчен эстафета булачак. Оештыручылар барлык кунакка бүләк вәгъдә итә. Өлкәннәр өчен - 250, балалар өчен 50 сум диелгән. Сезне Каран авылында көтеп...
-
лениногорскилылар, даруларда ничек экономияләргә икәнен карагыз
Күп кенә кыйммәтле даруларның аны алыштыручы аналоглары бар, шуны онытмагыз. Бу таблицаны үзегездә саклагыз
-
Әлмәт янындагы авариядә ике яшь гомер өзелде [+ФОТОЛАР]
Кызганыч, 26 августта булган бу авария гаиләләргә авыр кайгы, зур югалту китерде. Кичү янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 19 һәм 23 яшьлек егетләрнең гомерләре өзелде. Шаһитлар сөйләвенчә, алар зур тизлектә хәрәкәт иткән һәм агачка килеп бәрелгән. Урыннары җәннәттә булсын. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскилылар, кино карарга барабызмы?
Бүген - 27 августта түбән сулык буендагы амфитеатрда - «Смешарики. Легенда о золотом драконе» мультфильмы күрсәтелә Башлана 19:30 сәгатьтә «Легенда №17» фильмы. Башлана 21:00 сәгатьтә Керү - бушлай
-
Эремчекле алма рецепты
Кирәк булачак: 4 алма, 100 г эремчек, 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы бал, бераз чикләвекләр (мәсәлән, фундук), 1,5 аш кашыгы манный, 1 аш кашыгы май, бераз корица. Әзерләү тәртибе: Чикләвекләрне вакларга һәм манныйга кушарга. Майны эретәбез һәм чикләвекле манный янына кушабыз. Эремчек, бал, йомырка сарысы өстибез һәм яхшылап болгатабыз....
-
Казанда кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана табылган
Казанда кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана табылган Беркайда да яшәү урыны билгеле булмаган 40 яшьлек хатын була ул. Яңа туган кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана тотылды, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин. Полиция хезмәткәрләре аның шәхесен бик...
-
Олимпиада чемпионкасы BMW X6не үзе өчен артык зур булган өчен саткан
Исемен атарга теләмәгән Олимпия чемпионы машина белән Кремльдән дә чыга алмаган, шуңа дәүләт бүләк иткән автомобильне сатарга карар иткән auto.ru сайтында дәүләт Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында җиңгән өчен бүләк иткән BMW X6 автомобиле сатылган. Ак төстәге машинаны 4,67 млн сумга сатып алырга тәкъдим ителгән белдерү 25 август көнне урнаштырылган. Шул ук...
-
Илфак Шиһаповның узып барышлый ишеткән-күргәннәре
«Нурмы» Шәһәр автобусы. Иң артта яхшы гына «капкан» ике ир утырган. Икесенең дә мондый халәттә бүген генә булмаулары бер карауда чамалана: күзләр кысылган, йөзләр таушалган. Берсе кызып-кызып икенчесен сүгә: - Менә син, Гамир, нурмыны белмисең. Бер эчә башласаң, дивана кебек, бер ай эчәсең. Ә мин бер атна и бетте китте......
-
Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә каршы көрәш айлыгы башлана
1 сентябрьдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелганнарга каршы көрәш айлыгы старт ала. Үз теләге белән ирекле рәвештә бурычларын түләмәүче ваемсыз йортчыларга карата кырыс чаралар кулланылачак - суд приставлары аларның милкенә арест салачак. Явызларча түләмәүчеләр хәтта торагыннан да мәхрүм калырга мөмкин. Болар, иң беренче чиратта, муниципаль фатирларда яшәп, 6 ай...
-
Лениногорскида бүген буяу фестивале була
Шәһәребезнең урман паркына бүген көндезге 12гә бер-берсен төрле төстәге буяу белән батыручылар җыела. Анда күрше шһәрләрдән танылган алып баручылар килә, җырчылар катншачак. "Обними меня" конкурсына йомгак ясалачак. Оештыручылар фикеренчә, кызык булачак. Яшьләр бүген бирегә өч сәгатьлек тамашага килегез