27 октябрь 2014 яңалыклары
-
Лениногорск инвалидлар җәмгыяте вәкилләре җиңү белән кайтты
23 - 25 октябрьдә Актанышта шахмат һәм шашка буенча республика беренчелеге үтте. Лениногорск инвалидлар җәмгыяте вәкилләре анда катнашып, җиңү белән кайтты. Республика шәһәрләре вәкилләре арасында беренче урынны Вахтерова О.С., икенчене - Ногуманова Р.Р. «Шашки - 100» турнирында Гыймадеева Р.Г. - икенче урында. Шулай ук Арсланова А.А., Пашкевич А.А. һәм Романова...
-
Өченче ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана
2014 елның 3 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы...
-
12 нче лицей музее “Өй туе” үткәрде
Үткән атнада 12 нче лицей музее "Өй туе" үткәрде. Ачылу тантанасына шактый гына мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Музейны ачу халык мәгарифе отличнигы Николай Степановка һәм I сыйныф укучысы Елизавета Колесниковага бирелде. Шуннан, кунаклар музей залына керде, экскурсоводлар аларны экспонатлар белән таныштырды.
-
Лениногорскида “Мошенниклардан сак бул” акциясе үтә
23 октябрь - 4 ноябрь аралыгында республикада "Сак бул, мошенниклар" акциясе үтә. Аның кысаларында халыкка памяткалар таратылачак. Шулай ук полиция хезмәткәрләре өлкән буын, инвалидларның өендә булып, аңлату эшләре алып барачак. Мошенниклар турында мәгълүматыгыз булса - Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 02, 2-72-20 (тәүлек буе) шалтыратыгыз.