27 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Әни янында рәхәт" конкурсының беренче катнашучысы: Әлфия Гайфетдинова
Бүген сайтыбызда яңа конкурска старт бирдек. Беренче катнашучы да бар инде: таныш булыгыз Әлфия Гайфетдинова, Лениногорскида яши. Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Әлбәттә инде, әниләр белән төшкәне кирәк. Ретро-фотолар да кабул ителә. Фотоны һәм үзегез турында бераз язып, в контактедагы страничкабызгы яисә электрон адресыбызга салыгыз: zaman5@yandex.ru/
-
Лениногорскилылар, игътибар: атна ахырында буран көтелә
Республиканың гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында кисәтә. Республиканың гидрометеорология үзәге якшәмбе көнне, 30 октябрьдә һәм икенче атна башында һава торышы бозылу турында кисәтә. 30 октябрьдә республика территориясендә бераз кар явуы көтелә. Температура төнлә 1-6 градус салкын, ә көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. 31 октябрьдә һәм...
-
Яңа бәйге башлыйбыз - “Әни янында рәхәт”
«Заман сулышы" газетының zamansulyshy.ru сайтында өр-яңа "Әни янында рәхәт" бәйгесен башлап җибәрәбез. Сездән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Әлбәттә инде, әниегез белән төшкәне кирәк. Конкурска ретро-фотолар да кабул ителә. Исем- фамилиягез һәм кайдан булуыгызны күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны "Заман сулышы"ның Вконтактедагы страничкасына, яисә конкурска дип...
-
Лениногорскида якташыбыз Миклай Садовинны искә алдылар (фотолар)
Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә танылган журналист, шагыйрь Миклай (Николай) Садовинны искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә муницалитет сайты. Исән булса, аңа шушы көннәрдә 70 яшь тулган булыр иде. Әлеге чарада җирле шагыйрьләр, әдәби-шигърият клубы вәкилләре, нефть техникумы һәм педагогика колледжы студентлары катнашкан. Бу көнне аның шигырьләре яңгыраган, "Сударушка" ансамбле җырларын...
-
Лениногорск балалар китапханәсе юбилеен билгеләп үтте(фотолар)
Шәһәребездәге балалар китапханәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлбәттә инде, үзенең укучылары белән. Бу көнне аларга бик күп бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Китапханәгә даими йөрүче балалар бәйрәм көнне дә актив булды: биеде, шигырь сөйләде, җырладылар. Ел әйләнәсендә 7 меңнән артык укучы килә икән монда. Әлеге китапханә Юрий Гагарин исемен...
-
Лениногорскилылар "Яшел фитнес" проектына кушылды (фото)
Шушы көннәрдә лениногорскилылар да "Яшел фитнес" проектына кушылды, чара "Лениногорскнефть" идарәсенең спорткомплексы каршындагы мәйданчыкта үтте. Анда идарә ветераннары, шулай ук «УК «Татбурнефть», «Татбурнефть - ЛУТР» һәм "Татнефть" Компанияләр төркеме профсоюзына кергән - барлыгы 100 ветеран катнашты. Баштан талгын гына көйгә барысы бергә "җылынып "алды. Һәркемнең күңеленә якын шөгыль бар иде...
-
Лениногорскиның яшь хоккейчылары җиңү белән кайтты (фотолар)
Кичә Лениногорскиның "Нефтяник" балалар хоккей командасы Актаныштан җиңү белән кайтты. Уенчыларыбыз көндәш "Лачын" командасын 2:1 исәбе белән отты. Егетләребезнең бу сезонда алтынчы җинүләре. - Уен авыр булды. Егетләребез өчен бик борчылып тордык. Судьялар да безнең командага карата кырыс булдылар. Ләкин безнекеләр бирешмичә, авыр уенда җиңеп чыга алдылар, - дип кичерешләре...
-
Ришвәт бирү буенча "кара исемлек" тә лениногорскилылар да бар
Тугыз ай эчендә Татарстанда сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә коррупцион юнәлештәге 246 җинаять теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин белдерде. Мисалларга килсәк, Яр Чаллыда арадашчы, II төркем инвалидлык алу өчен, медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләренә...
-
Лениногорскилыларны алда өч көн ял көтә
Быел ноябрь башында безне өч көн рәттән ял итәчәк. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 4 ноябрь, җомга көнне Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә 6сы якшәмбе - Татарстан Конституциясе көне....
-
Ленининогорскилылар өчен яңа конкурс старт ала
1 ноябрьдән ленининогоскилылар өчен «Твой шанс» конкурсы старт ала. Анда мөмкинлекләре чиклеләр катнаша ала. Конкурска: шигырь, җыр, үзең язган көй, кул эшләре, кино-фотосъемка һәм башкалар кабул ителә. Тапшырылган эш мөстәкыйль башкарылган, дөрес һәм матур итеп рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Жюри сайлап алган эшләр музейда күргәзмәгә куела. 2 декабрьдә күргәзмә ачыла, концерт...
-
Лениногорскилыларга 27 октябрьгә йолдызнамә
Овен: Настроение Овнов в этот день будет балансировать на грани полного отчаяния. Вы откажетесь спокойно воспринимать срыв намеченных планов. Своё недовольство вам лучше всего выплеснуть в спортивном зале. Телец: Тельцы проведут этот день в очень непредсказуемой обстановке. Всё, что будет происходить сегодня, постарайтесь воспринимать не слишком серьёзно, иначе вы неизбежно...
-
Хәерле иртә! Көнегез файдалы үтсен!