27 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Мошенниклардан сак булыгыз
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте социаль челтәрләрдә йомгаклау иншалары буенча темалар җыелмасын 500 сумга сатып алырга тәкъдим итүче мошенниклар хакында кисәтә. Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар янәсе чын йомгаклау иншалары темаларын 500 сумга тәкъдим иткән. Тәкъдим социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Дәлил сыйфатында сынау рәвешендә язылган инша темалары белән Федераль педагогик...
-
Лениногорскида әниләр бәйрәме башланып китте
Төрле предприятие-оешма, уку йортларында әниләр көненә багышланган чаралар бара. Шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә бк көнне барлык әниләрне чакырып, концерт куялар. Быел да шулай булды. Җырлый, бии, матур итеп сөйли белә торган укучылар әниләр каршында чыгыш ясады.Шунысы кызык: былтыр чыгыш ясаган балалар бик күп түгел, быел яңа талантлар ачканнар. Чыгышларның күбесе...
-
Туган якны өйрәнү музеенда – Әниләр көне
Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда Әниләр көне булып үтте. Анда 4нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә яшәүче яшь һәм күп балалы әниләр җыелган иде. Бәйрәм барышында әниләр төрле конкурсларда катнашып, бишек җырлары җырлады, гаилә тормышында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп сөйләде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрик...
-
Уйландыра, куандыра театр
Театр белән кызыксыну кайчан башлана? Әлбәттә, балалар бакчасында. Бу фикерем 10 нчы балалар бакчасында, рус телле тәрбиячеләр татар телендә спектакль күрсәткәч тагын да ныгыды. Өлеге балалар бакчасында үз эшенең фанаты Минзилә Могыйнова эшли шул. Бу тамашаны да ул уйлап чыгарган һәм оештырган. Шунда тәрбияләнүче балалар белән дә даими спектакльләр куя...
-
Ясаганны – ваталар
Әйтегез, бу халыкка ватарга-җимерергә ярамаганын ничек аңлатырга, дип мөрәҗәгать итте бер көнне шәһәрдә торак хезмәте күрсәтүче предприятие җитәкчесе. Койма кемгә комачаулый? Килеп алды, борчу тудырган объектлары буенча алып китте. "Оникс" җәмгыяте шәһәрнең нәкъ үзәгендәге шактый гына күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтә. Алар ясаган капиталь ремонттан соң йортлар подвалыннан түбәсенә хәтле яңарып...
-
Гражданнарны кабул итү
1 декабрьдә "Бердәм Россия" партия бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт) гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәреләчәк. Сәгать 10.00да Лениногорск шәһәр Советы депутатлары, сәгать 12.00дә республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итәчәк. Шулай ук бу көнне әлеге адрес буенча торак-коммуналь хуҗалыгы (10.00 - 11.00), социаль...
-
Синоптиклар кисәтә
Көн дәвамында Татарстан буенча һәм Казанда юлларда бозлавык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе һава торышы бозылу турындагы кисәтү буенча оператив мәгълүматта. Исегезгә төшерәбез: 27 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар явачак. Һава температурасы көндез 4-9, Казанда 7 градус салкын булачак. Алдагы...
-
Шалтыратып, соравыгызны җиткерегез
28 ноябрьдә 17.00дән 18.30 сәгатькә кадәр халык белән "туры элемтә" үткәрелә. Сорауларга торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, медицина, социаль, мәгариф, хокук саклау органнары вәкилләре җавап бирәчәк. Шалтырату өчен телефоннар: 5-06-12, 5-14-48, 5-15-41, 5-13-80, 6-15-99.
-
Ял көннәре булырмы?
Тиздән Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул - канунның ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктын гамәлдән чыгаруны күздә тота. Республиканың Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышында әнә шул турыда үзара фикер алышты. - Әлеге закон проектын әзерләү юкка түгел. Озакка сузылган яллар...
-
Туберкулез таралуы борчу тудыра
Әлмәттә туберкулез белән авыручылар кимеми. Киеренке торыш кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә. Кичә бу җәһәттән уздырылган утырышта чыгыш ясап, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин быелның ун аенда туберкулез белән авыруның 93 очрагы ачыклануын бәян итте. Авыручыларның 76 сы шәһәрдә, 17 се авылда яши. Туберкулез белән авыручыны ачыклау бүген җиңелләрдән...
-
Чәйни торган тәмәке сатуны тыярга
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиядә снюс дип йөртелгән чәйни торган тәмәке сатуны тыю башлангычы белән чыгыш ясадылар. "Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсире һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында"гы Федераль законның 19нчы маддәсенә һәм Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.53 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон чыгару башлангычы бүген...