27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Шөгер-Керкәле күперендә һәлакәт, үлүче дә бар
Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча бүген Керкәле-Шөгер күпереннән суга зур йөк машинасы төшеп киткән. Социаль челтәрләрдә пәйда булган мәгълүматлар буенча, машинада казанлылар булган, йөртүчесе хастаханәгә озатылган. 24 яшьлек пассажир ир-ат үлгән. МЧС хезмәткәрләре сытылган кабинадан аның гәүдәсен озак вакыт ала алмаган.
-
Лениногорскида күп балалы әнигә “Ана даны” медале тапшырылды
Мәдәният сараенда әниләр көненә багышланган бәйрәмдә тагын бер лениногорскилыга "Ана даны" медале тапшырылды. Ул - Куакбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, биш бала анасы Фәридә Хәсәнова.
-
Әти кеше улы белән үзен шартлатмакчы булган
Ютазы районында яшәүче 28 яшьлек Андрей Никифоров, янгын оештырып, үзен дә, кечкенә улын да шартлатмакчы булган. 14 ноябрь көнне ул, аек булмаган хәлендә әнисенә шалтыратып, үзен-үзе шартлатырга җыенганын хәбәр итә. Шалтыратканнан соң, ир-ат дачасына юл тота. Анда 80 литрлы пропан тутырылган газ баллонын ачып, ут төртә, дип хәбәр итә Тикшерү...
-
Лениногорск “Нечкәбиле” бәйгедә катнашты
"Нечкәбил" республика бәйгесенең финалында лениногорскилы да катнашты. Ул - өч бала әнисе Екатерина Шукова. Ире дә, үзе дә эчке эшләр органнарында эшли, өч малай үстерәләр. Беренче урынга Чаллы кызы чыкты, безнең Екатерина да бик лаеклы чыгыш ясады
-
Казанда трамвай чит ил машинасын "сыткан"
Казандагы юл-транспорт һәлакәте узган төндә булган: трамвай белән җиңел машина бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Datsun автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм аның машинасы трамвай юлына килеп кергән. Машина йөртүче тимер юлдан машинадан чыгару турында уйланган арада машинага югары тизлектә трамвай килеп бәрелгән. Машина йөртүче могҗизалы рәвештә салоннан чыгып өлгергән, дип хәбәр...
-
Лениногорск шоферы белән сәер хәл булган
Кичә 15 сәгать 30 минутта Лениногорск тирәсендәге урман юлыннан барганда, 41 яшьлек "ЗиЛ-131» йөртүчесе машинасы йөреп барганда, кабинадан сикереп төшә һәм арткы тәгәрмәч астында кала. Ир шунда ук үлә. Бу сәер хәлнең сәбәбе әлегә ачыкланмаган, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе.
-
Куакбаш китапханәсе иң яхшылар рәтендә
Укучыларны китап укуга тарту буенча китапханәләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүчеләр арасында Лениногорск китапханәләре дә бар. "Авыл китапханәләре" номинациясендә беренче урынга Куакбаш авылы китапханәсе чыккан, мөдире - Гүзәлия Мифтахова. Кызыксындыру дипломы шулай ук үзәк китапханәгә дә тапшырылган.
-
Хөрмәтле әниләр, бәйрәм белән сезне!
Сезне иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне белән ихластан котлыйм. Бу көнне күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстерүче аналар хөрмәткә аеруча лаек. Акыллы киңәшләр бирүче өлкәннәребез - хөрмәтле әбиләребезгә, олыгаеп килүче әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Шулай ук булачак әниләргә дә бәхетле киләчәк телим. Кадерле әниләр,...