27 декабрь 2012 яңалыклары
-
Бәйрәм тамашалары
29 декабрь 16.00 сәгатьтә - Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Яңа ел хикмәтләре академиясе» дип аталган күңел ачу уены 30 декабрь 15.00 сәгатьтә - шәһәребез китапханәсенең 2 нче филиалында (Девон урамы, 90 нчы йорт) «Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән әкияти тамаша 31 декабрьдә - шәһәребезнең «Юбилейный» паркында театральләштерелгән Яңа ел тамашасы...
-
Лениногорскида "Полиция Кыш бабае" бүләк өләшә
Татарстанда старт алган "Полиция Кыш бабае" акциясеннән Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады. Бер көнгә полиция формасын Кыш бабай һәм Кар кызы киеменә алыштырган балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Юлия Хазова һәм Ленар Билалов исәптә торучы гаиләләрдә кунакта булды. 25 гаиләдә тәрбияләнүче 42 балага алар эчке эшләр бүлеге...
-
Лениногорскилы уңышы
Октябрьский шәһәрендә грек-рим көрәше буенча узган республика турнирыннан 3 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Равшан Яфасов уңыш белән кайтты. Ярыш Октябрьскийда грек-рим көрәшенә нигез салучы, СССРның спорт мастеры В.Ухорский призына оештырылган иде. Анда Уфа, Ишембай, Октябрьский, Урыссу, Бәләбәй һәм Лениногорск шәһәреннән килгән көрәшчеләр көч сынашты. Турнирда 76...
-
Игелек табиблары
Тормыш-көнкүрешне яхшыртуда авыл халкының да тырышлыгы, теләге зур әһәмияткә ия. Мәктәп, Мәдәният йорты, медпункт һәм аларда махсус белемле, үз эшләрен җиренә җиткереп эшләүче кадрлар булу мөһим шартларның берсе дип саныйм. Бүгенге мәкаләм авылыбызның фельдшер-акушерлык пункты турында. ФАП авылның үзәк урамында урнашкан. Ул 9 бүлмәле. Физкабинеты да бар хәтта, ләкин буш...
-
"Заман сулышы"ннан Яңа елга бүләк
Менә 2013 елның беренче яртыеллыгына газет-журналларга язылу чоры тәмамланды. Язылу кампаниясе башланганнан бирле, редакция телефоны тынмады диярлек. Шушы аралыкта приз отарга теләп, безгә 200 дән артык кеше квитанция номерын хәбәр итте. вәгъдә ителгәнчә, 26 декабрьдә язылучыларыбыз арасында 10 приз уйнаттык. Мондый чарага һәрвакыт читтән кеше чакырабыз. Ул, беренчедән, бәйрәм төсмере...