28 февраль 2015 яңалыклары
-
Куакбашлы Хәмидуллиннар кәҗә күп асрый
Куакбашта яшәүче Фәүзия апа белән Нәбиулла абый Хәмидуллиннар ишек алдында бүген 11 баш кәҗә печән чемченеп йөри. Аклары, аклы - каралары, зурлары да, бераз кечкенәләре дә бар. Элек алар сыер асраган. Кәҗәне карау җиңелрәктер инде, шуңа кәҗәгә күчкәнсездер дип сорыйм Нәбиулла абыйдан. - Бер яктан кәҗә асрау ансатрак,сыерга ныграк тәрбия...
-
“ЗАМАН СУЛЫШЫ” – арзан бәягә
26 февраль - 7 март аралыгында - "Заман сулышы"на 10 процент ташлама белән язылып була. Әлеге мөмкинлек бөтенроссия подписка кысаларында үтә һәм "Татарстан почтасы" белән берлектә безнең редакция дә ташлама бирә. Әлеге чорда "Заман сулышы"на язылу бәяләре: аерым кешеләр өчен - 378 сум сугыш ветераннары һәм I, II группа инвалидларга...
-
Лениногорскида алдарлар кимеми
Шәһәрнең Ленинградская урамында яшәүче бер пенсионерның фатирына ике хатын-кыз кереп, акча урлап чыгалар, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге. Хатын-кызлар үзләрен медицина хезмәткәре итеп таныштыра, янәсе медицина полисын алыштырырга килгәннәр. Алар киткәннән соң фатир хуҗасы йокы бүлмәсендәге шкафтан 27 мең сум акчасы юкка чыгуын белә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча...