28 март 2013 яңалыклары
-
Лениногорск спортчылары – беренче баскычта
Чайковский шәһәрендә үткән Россия чемпионатының беренче көне нәтиҗәсе буенча, пьедесталның беренче баскычында - Татарстан спортчылары. Якташыбыз Иван Панин өченче урын алды.
-
Лениногорскида «Ел тәрбиячесе» билгеләнде
"Ел тәрбиячесе" республика конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде. Жюри әлеге исемгә 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ильмира Тагибова лаек дип тапты. Икенче урында - 23 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Наталья Полищук, өченчедә - 10 нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Земфира Ганиева. Җиңүчеләр һәм конкурс лауреатлары Мәгариф идарәсенең дипломы белән бүләкләнде.
-
Лениногорск артистлары спектакль куя
11 нче гимназиянең "Айсылу" театры һәм Мәдәният сараенда эшләүче "Артист" драма түгәрәге Яр Чаллы шәһәрендә узган "Сәхнә көзгесе" республикакүләм бәйгедә катнашып кайтты, дип хәбәр итә Зөмәрә Шәрәпова. "Айсылу"лар, Миргасыйм Харисовның "Әнием сиңа" әсәрен сәхнәләштереп, III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. "Артист" төркеме К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"дән өзекне күрсәткән. Алар Рәхмәт хатына лаек...
-
Лениногорскида авыл яшьләре сынатмый
Керкәле мәктәбендә район яшьләре арасында чираттагы волейбол ярышлары үтте. Анда Иске Куак, Кирлегәч, Шөгер, Керкәле, Иске Иштирәк, Куакбаш, Иске Писмән һәм Юлтимер авылы яшьләре катнашты. Узган елдагыча, ярышның төп призы - күчмә кубок иде. Кубокны быел да Иске Иштирәк авылы командасы отты. Икенче урынны Керкәле яшьләре алды, ә ярышта беренче...
-
Күршең намуслымы?
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм тиешле чаралар күрү максатыннан, шәһәрдә тикшерү төркеме эшләде. Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Комиссия составына идарәче компания вәкилләре, миграция һәм суд приставлары вәкилләре, полиция хезмәткәрләре кергән. Алар кичке алтыдан 21.00 сәгатькә кадәр проблемалы дип...
-
1 апрель – көлке көне
Кем хуҗа ? Авылда бер капканы чегәннәр шакый. Капканы ачкан агайдан: «Кто хозяин дома?» -дип сорыйлар. «Кәҗәинен кәҗәин дә бит, Хәерлебанат дома нет!» -дип җавап бирә ир. *** Какуй Камал? Дүрт ел армия сафларында хезмәт иткән солдат, туган авылына кайткач, урысча гына сөйләшә икән. Шулай беркөнне хәл белергә, солдатны күрергә...
-
Лениногорскида “Условник” операциясе бара
25 март - 2 апрель аралыгында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Шартлы рәвештә хөкем ителүе" профилактик операциясе үткәрелә. Аның барышында полиция хезмәткәрләре әлеге төр хокук бозучыларның яшәү шартларын тикшерә. Бергә яшәүче туганнарыннан аның үз-үзен тотуы турында сораша. Шулай ук административ хокук бозуларда катнашу-катнашмавы турында белешә, дип хәбәр итә эчке эшләр...