28 март 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида "Җир сәгате" акциясе
29 март көнне 20.30 дан 21.30га кадәр республикада "Җир сәгате" акциясе узачак. Ул ел саен мартның соңгы шимбәсендә уздырыла. Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә утны сүндереп тору киңәш ителә. Бу чара электр энергиясен куллануны экономияләү максатын күз уңында тота.
-
Лениногорскиның авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүгә әзерләнә
Быел районда 24 мең гектарда язгы бертекле культуралар чәчәргә планлаштырыла. Аның өчен 9 мең 373 тонна орлык салып калдырылган, ягъни шуның кадәр күләмдә ул хуҗалыкларда бар. Россельхозцентрның Лениногорск районы бүлеге хәбәр иткәнчә, барлык орлык анализга бирелгән, һәм аларның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килә. Көздән салып калдырылган орлыкның иң күп өлешен...