28 март 2016 яңалыклары
-
Минималь хезмәт хакы 1 июльдән артачак
Россиядә минималь хезмәт хакы күләме агымдагы елның 1 июленнән арттырылачак. Бу карар хакында «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев партиянең Санкт-Петербургта уздырылган форумында әйтте, дип хәбәр итте 1tv.ru. Ул шулай депутатларга тиз арада тиешле закон проекты әзерләп кабул итү турында да мөрәҗәгать итте. Яңа минималь хезмәт хакы 7,5 мең сум...
-
Урамга 11 сыер башы ташлаганнар
Казанның Галимҗан Баруди урамында иртәнге якта берәү 11 сыер башына юлыга. Әлеге урынга тиз арада полиция килеп җитә. Аларга биредә ташланган бала коляскасы турында хәбәр кергән була. Әмма коляскада куркыныч нәрсә табылмый, ә менә тирә-якта сыер башлары аунап ята. Ерак түгел ташландык киоскта ниндидер бәйрәм уздыручы кешеләр монда бизнесменнарны гаепли,...
-
Лениногорскида исерек машина йөртүчене тотканнар
Лениногорск ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене тоткарлаганнар. Бусы инде аның беренче генә тоткарлануы түгел, алдан машина йөртү таныклыгын алдырган булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Лениногорск егетләре Россия чемпионы булды
Өч лениногорскилы Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендә үткән ике төр чаңгы ярышында Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясады. Безнең команда Мәскәү өлкәсенең иң көчле спортчыларын артта калдырып беренче булдылар. Татарстан җыелма командасы составында өч лениногорскилы: Дмитрий Наговицын, Захар Пономарёв һәм Иван Панин кергән иде. Дүртенчесе - Казаннан Нияз Набеев. Котлыйбыз!
-
Татарстанда 3 адәм 14 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә
Бу хәл Кукмараның тау чаңгысы базасында булган. Тикшерү китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның 24 маенда Айдар Газизов Кукмара бистәсендәге урта мәктәп янында 14 яшьлек кыз белән, аңа 16 яшь тулмаганын белә торып, җенси якынлык кыла. Эш материалларына караганда, 4 көннән Айдар Газизов Эдуард Зыятдинов һәм Рәмис Әгъләмҗанов белән әлеге балигъ...
-
Шөгердә берәүдән 30 кило ит урлаганннар
Иске Шөгердәге бер йорттан берәү 30 килограмм ит урлап чыккан. Аны участковый тоткарланган, элек хөкем ителгән 1987 иргә карата җинаять эше кузгатылган. Шул ук авылдан берәү тәрәзә аша кереп, 3 кг ит, кесә телефоны, киемнәр һәм көнкүреш приборлары алып чыккан,.Монысы инде Лениногорск кешесе булып чыккан, җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр...
-
Теракт:72 кешенең гомере өзелгән
Пакистанның Лахорд шәһәрендәге балалар мәйданчыгында кичә тагын бер теракт булды. Зыян күрүчеләрнең күбесе, әлбәттә, балалар белән хатын-кызлар, дип хәбәр итә The Straits Times. Бүгенге соңгы мәълүматлар буенча, үлүчеләр саны 72гә җиткән, 300дән артык кеше төрле төн җәрәхәтләре алган. http://shahrikazan.com/
-
Йолдызнамә 28 март-3 апрель
Кучкарларның сөйгәннәре белән сүзгә килүе ихтимал. Күпчелеге өйдә кемнең хуҗа булуын ачыкларга керешер. Эшегездә дә тынычсыз чор, җитәкче белән сүзгә килмәс өчен, үзегезне тыеп торырга туры килер. Атна ахырына хәл уңай якка үзгәрер. Үгезбозауларның артык нык тырышуларына карамастан, нәтиҗәгә ирешү авыр булыр. Шул ук вакытта сезгә кем беләндер сүзгә килүдән...
-
Ростовтагы һәлакәтнең сәбәбе бәхәс булырга мөмкин
Очучылар арасындагы бәхәс Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолетының һәлакәткә очравына сәбәпче булырга мөмкин. Һәлакәт алдыннан алар очкычны ничек яхшырак утырту турында бәхәсләшкән. Бу хакта тикшерүгә якын торган чыганакларга таянып, "Коммерсант" хәбәр итә. Очучыларның бәхәсе хакында самолетның "кара тартма"ларындагы тавыш яздыру җайланмаларын тикшергәндә билгеле булган, имеш. Беренче тапкыр төшеп утыра алмагач, икенче...
-
Лениногорск көрәшчеләре унөч призлы урын алып кайтты
Шәһәребезнең 2 нче спорт мәктәбенә йөрүче грек-рим көрәше осталары Бөгелмә һәм Яшел Үзәннән призлы урыннар алып кайтты. Бөгелмә шәһәре беренчелегендә яшь көрәшчеләр катнашты. Нәтиҗәдә, Зайнаков Адель - беренче, Звонарёв Артём - икенче урында, өченчедә - Вәлиуллин Тимур, Вәлиуллин Айрат, Моисеев Руслан, Мукаев Никита, Маилян Артур. Яшел Үзән районы беренчелегендә, төрле...
-
"Тавыш" тыңлап, баласына кул салган
Тикшерү версиясе буенча, хатын башындагы «тавышларны» тыңлап баласын үтергән. Бу хәл Чиләбе өлкәсенең бер авылында була. 27 мартта бер хатынга төнлә «тавыш» балаң оҗмахта булырга тиеш ди. Ул кулына пычак ала да 6 яшьлек малаеның муенына берничә тапкыр кадый. Бала үлә. Тикшерүләр хатын организмында марихуана куллануына ишарә итүче матдәләр булуын...
-
Хастаханәдә чират көтеп үлгән
32 яшьлек ир-ат хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлегендә үлгән. Ул медицина битлеге кигән була, шуңа да аның үлгәнлеген беркем дә белми. Үз чиратын көтеп утырганда аның гомере өзелә һәм шул хәлдә ул өч сәгать утыра. Ир-атны "ашыгыч ярдәм" машинасы дуңгыз гриппы һәм пневмония булу ихтималлыгы белән Ростов-на-Дону шәһәрендәге хастаханәгә алып...