28 апрель 2014 яңалыклары
-
Лениногорск мәктәбе укучылары шәһәркүләм өмәдә актив катнашты
26 апрельдә экологик икеайлык кысаларында шәһәрдә өмә үтте.Шәһәр мәктәпләре укучылары үзләренә беркетелгән территорияләрдән чүп - чар җыюда актив катнашты. Барлыгы 19 машина чүп-чар чыгарылды, 367 төп агач утыртылды, 154 төп агач агартылды. Агач утырту "Бөтенроссия агая утырту көне" акциясенә багышланган иде. Монда 2 нче мәктәп укучылары аеруча актив катнашты, алар...
-
Лениногоскида юлларны юа башладылар
Бүген оешкан төстә Шашин, Ленинградская һәм Крупская урамнары юыла. Ул тиешле техникасы булган автотранспорт предприятиеләре көче белән башкарыла. Тагын бер кат шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, автомобильләрен юл кырыйларында калдырмаска чакырабыз. Калдырган очракта сез махсус техникага эшләргә комачаулык тудырасыз. Юлларны юу ел саен башкарыла, аңардан соң юлдагы чокыр - чакырны ремонтлый...
-
Бүген "Татнефть"нең туган көне
28 апрель - "Татнефть"нең рәсми туган көне. Бу көнне 1950 елда ТАССРда нефть чыгару үсешен тизләтү һәм "Татнефть" җәмгыятен берләштерү турындагы СССР министрлар Советы карары чыкты. Документта шулай ук "Татнефть" җәмгыяте начальнигы итеп - А.Шмаревны, баш инженер итеп - начальникның беренче урынбасары В.Еронинны, баш геолог итеп - начальник урынбасары М.Мальцевны...
-
Лениногорск музеенда “Музей язы” акциясе үтте
24 апрельдә "Туган якны өйрәнү" музеенда, "Музей язы" республика акциясе кысаларында, кунаклар - күрше шәһәрләрдән хезмәттәшләр килде. Кунаклар безнең музейның барлык үзенчәлекләрен дә карады, Экспозиция залларын гына түгел, ә эш урыннарында да булды. Музейның матди базасы, техник яктан тәэмин ителеше,хезмәткәрләрнең иҗади эзләнүләре - барысында да яхшы тәэсирләр генә калдырды. Республиканың...