28 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида узачак Сабантуй программасы
Сабантуй быел иртәрәк, 29 майда була. Ул, гадәттәгечә, Ивановка авылы янындагы каенлыкта сәгать 10 да башлана.
-
Зеленая Рощада сөлге җыйдылар
-
Лениногорскида юл һәлакәте, дүрт айга
Быелның дүрт ае эчендә Лениногорск муниципаль районында 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда дүрт кеше үлгән, 21 кеше төрле дәрәрәҗәдәге җәрәхәтләр алгән. Шәһәрдә -8, районда 9 юл һәлакәте булган. Әлеге чорда машина йөртүче гаебе белән -12, пассажир гаебе белән -1-, җәяүле гаебе белән 4 юл һәлакәте теркәлгән. Балалар һәм яшүсмерләр катнашында...
-
Лениногорскида күршеләр көнен бәйрәм иттеләр (+фото)
Күршеләр көне уңаеннан, шәһәребезнең Лермонтов урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт мәйданчыгында күңелле чара үтте. Көне дә җылы, матур иде. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте: табышмакларга җаваплар эзләде, җырлады, биеде һәм бүләкләр отты. "Барыбызны да берләштерә торган бәйрәмне ешрак оештырырга кирәк, дус-тату яшик, - дип күтәренке...
-
Лениногрскилыларны район башлыгы котлый
Хөрмәтле лениногорскилылар! Ихластан милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм! Без ул бәйрәмне көтеп алабыз. Кыр эшләрен уңышлы төгәлләгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котлыйбыз. Бу көнне Сабантуй мәйданына олысы-кечесе, төрле милләт вәкилләре җыела. Әлеге бәйрәм безгә көч, киләсе көннәргә ышаныч бирсен. Киләчәктә дә халкыбыз белән горурланып тыныч һәм матур яшик. Барчагызга да...
-
Сиреньнәр каргышы (булган хәл)
Үзәк урамга килеп кергәч, тыкрык буенда ике ялгыз йорт утыра. берсе иске һәм җыйнак аның. Икенчесе дә авылча төзелгән, бары бераз зуррак һәм яңарак. Ялгыз дигәннән, бу йортның хуҗалары юк. Ә бит элек шушы зур йорт урынында сиреньнәр үсеп утыра иде. Бөтен авылга ямь бирүче бу бакчага һәр узган кеше...
-
Пенсия яше арта
Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру турындагы канунны имзалады. Дәүләт хезмәтендә эшләүче ирләр пенсиягә 65тән, хатын-кызлар 63 яшьтән чыга алачак. Пенсия яше ел саен ярты елга артып барачак. Канун 2017нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керә. Путинның, Русиядә пенсия яшен иртәме-соңмы арттырырга кирәк булачак, дигәне бар иде инде. Ул моны...
-
Заманга яраклашу кирәкме...
Бер көнне йомышым төшеп, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче бер оешмага бардым. Кассир ханым каршына килеп баскан кешегә күтәрелеп тә карамады. Халык үзгәрде Компьютерда нәрсәдер эзләнеп утыруын дәвам итте. Башка кассадагысы исәнләште ичмасам, аннары ул да компьютерына "чумды". Шунысына гаҗәпләндем: залда кеше дә күп түгел, булганнары да өстәлдә квитанцияләрен тутыру белән шөгыльләнә...
-
Өч укучыны имтиханнан куып чыгарганнар
Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы өч укучыны Төп дәүләт имтиханыннан куып чыгарырга мәҗбүр булганнар. Алар үзләре белән телефон алып кергән була. Шуңа да аларның эше юкка чыгарылган. Әлеге укучылар Казанның Киров, Менделеевск һәм Баулы районнарыннан диелә. Белүебезчә, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханы рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестициясе уза. Химия, информатика, җәмгыять...
-
Лениногорскида бүген велосипедта узышалар, карарга килегез
28 майда шәһәребездә "Велокөн -2016" ярышы узачак. Старт үзәк мәйданда 14.00 сәгатьтә бирелә, финиш - "Яшьлек" стадионы янындагы паркта. Узыш барышында "Велогаилә", "Велофрик", "Иң яшь һәм иң өлкән катнашучы" номинациясе буенча җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Шул ук паркта 16.00 сәгатьтә «Dirty cross» һәм триал буенча ярыш уза . Ундүрт яшьтән өлкән һәркем...
-
Лениногорскилыларга Сабантуй мәйданына ничек барырга
Исегезгә төшерәбез, 29 майда Ивановка янындагы Каенлыкта Сабан туе була. Сәгать 10да башлана. Мәйданга иртәнге сәгать 8дән 15.00гәчә маршрут автобуслары йөриячәк, алар автовокзалдан кузгала һәм барлык маршрутлар буенча йөри. Билет бәясе - 40 сум.
-
Синоптиклар яшен, боз һәм кызу көн фаразлый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 28 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Көндез урын белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең көн дәвамында юнәлеше үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, төньяк-көнбатыштан искән җилнең...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Ял көннәрегез күңелле үтсен!