28 август 2015 яңалыклары
-
Казан Кремлендә “Лениногорскнефть”нең 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
28 август көнне "Казан Кремле" музей-заповеднигында Лениногорск шәһәре "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына багышланган "Без башлаган юл" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә "Лениногорскнефть" идарәсенең нефтьче-ветераннары да катнашты. Аларны музей-заповедник директоры Зилә Вәлиева сәламләде. Лилия Гаделшина
-
Бер кыз белән егет күпердән сэлфи ясаганда тимер юлга егылып төшкәннәр
Аларның икесе дә авыр хәлдә. Бу хәл Казанның Дербышки - Восстание Пассажирская перегонында була. Кичә кич белән 14 яшьлек егет белән кыз Дәрвишләр бистәсе күпереннән тимер юлга егылып төшәләр һәм электр үткәргеч чыбыкларга эләгеп калалар. Икесен дә ток суга. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Кызның тәне 65% пешкән. Хәзерге вакытта...
-
Ир белән хатын бер үк көнне үлгәннәр
Иртә белән үтеп баручылар йорт янында ирнең үле гәүдәсенә тап булалар. Күрүчеләр әйтүенчә, ул өйдән чыккан да аңын югалтып егылып үлгән. Ә шушы ук көнне ирдән чак кына алдарак шифаханәдә хатыны үлгән. Аңа эчәклегенә операция ясаган булганнар. Иргә хатынының үлүе турында хәбәр итәргә дә өлгерми калганнар. Бу хәл Яр Чаллының...
-
Кечкенә сабый суперкеләй ашаган
Яр Чаллыда өлкәннәр игътибарыннан читтә калган кечкенә сабый суперкеләй тюбигы тапкан. Аннан келәйне сыгып чыгарган да ашаган. Нык елаган баланы озак тынычландыра алмагач, әни кеше ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга мәҗбүр булган. Тикшерү баланың авыз эче куышлыгындагы лайлалы тышча янганын күрсәткән. Хәзер бала шифаханәдә - табиблар күзәтүе астында. http://intertat.ru/
-
Бер бала тимерчыбык йотып исән калган
«Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны яки якыныгызны туган көнендә заказга ясалган торт белән сөендерергә җыенгансыз икән, аның гомерен куркыныч астына куярга мөмкинсез», - дип язган «Вконтакте» социаль челтәрендә Альбина Хәкимова. Альбина интернетта «Торты на заказ" төркемендә улының туган көненә мультфильм геройлары - миньоннар белән бизәлгән тортка заказ биргән. Заказ кабул ителеп, кондитерга...
-
Ноутбугыннан "колак каккан"
Әлмәттә яшәүче берәү күршесеннән компьютер уеннары уйнар өчен ноутбук алып торган булган. Аннары аны кире кайтармаган, ә базарга алып чыгып сатып җибәргән. Әлмәт шәһәр суды аны компьютер хуҗасына 14290 сум акча бирергә мәҗбүр итте һәм 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. http://www.almet-rt.ru/
-
Ишеттегезме, Рифат Зарипов әти булды
Барыбызга да таныш булган җырчы, артист, юморист Рифат Зарипов күптән түгел генә әти булды. Тормыш иптәше Диләрә аңа малай бүләк итте.
-
Пермьдә бал кортына һәйкәл куела
Ул Россиядә бал кортына куелган һәйкәлләрнең иң зурысы булыр, мөгаен. Бал кортының канатлары 2,5 метр биеклектә, постамент үзе 1,5 метр биеклектә булачак. Бу һәйкәлне Пермьдә яз көне урнаштырырга уйлыйлар. Скульптураны тышлар өчен 250 килограмм совет тиеннәре киткән. Ул акчаларны илнең төрле почмакларыннан җыйганнар. Шул рәвешле һәр кеше бу һәйкәлне булдыруда...
-
Берәү үз-үзенә пычак кадаган
Шизофрения белән авыручы яшелүзәнле 59 яшьлек хатын, шайтаннар куам дип, үзенең күкрәгенә һәм корсагына пычак кадаган. Аңа ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта "Яшел Үзән" газетасы сайты хәбәр итте. tat.tatar-inform.ru
-
Түбән Камада көчле бозлы яңгыр яуган (видео)
Кичә Түбән Камада бик көчле бозлы яңгыр яуган. Шәһәрнең байтак урамнарын су баскан.
-
Мәгариф оешмаларында акча җыюга нокта куела
Бүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учереждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш. - Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп-хисап счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар...
-
Чаллыда яңа кәгазь тастымаллар ясыйлар
Чаллының катыргы-кәгазь комбинатында ике катлы кәгазь җитештерә башлаганнар. "ЭКО-СЕМЕЙКА" сәүдә маркасы белән чыккан яңа продукция инде кибет киштәләрендә дә урын алган. Экологик яктан чиста товар ассортиментын киңәйтүгә предприятиедә җитештерүне модернизацияләү нәтиҗәсендә ирешелгән. Биредә Италия фирмасы вәкилләре КБК хезмәткәрләре белән берлектә "Fabio Perini" линиясенә яңа җиһазлар монтажлады. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида 29 август көнне өмә булачак
29 августта "Яшел Россия" Бөтенроссия өмәсендә Лениногорск та катнаша. Сез дә актив катнашып, үз өлешегезне кертегез.
-
14 яшьлек яшүсмерне мәсхәрә иткән
48 яшьлек ир хәзер сак астында. Чаллыдагы мәктәп мәйданында бер ирне кулга алалар. Ул яшүсмерне мәсхәрә иткән булган. Ир ГЭСта яшәгән, беркайда да эшләмәгән. Әлеге хәл Чаллыда була. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида ял көннәрендә нинди һава торышы булачак? Карыйбыз
Бүген, 28 август көнне болытлы көн, көндез яңгыр явачак. Температура көндез +23, +19, төнлә +16, +13 градус булачак. 29 август көнне болытлы көн, көндез һәм кич яңгырлар явачак. Температура көндез +15, +18, төнлә +15, +13 градус. 30 август көнне болытлы һава көтелә. Яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +13, +15, төнлә...