28 август 2016 яңалыклары
-
Балалар бакчаларында һәм төрмәләрдә чит илдән кертелгән уылдык һәм дөге бүтән бирелмәячәк
Хөкүмәт дәүләт учреждениеләре өчен сатып алына торган чит ил продуктларын исемлеген кыскартты. Россия хөкүмәте тарафыннан дәүләт учреждениеләре өчен сатып алына торган чит ил ризыкларының 23 төрдән торган исемлеге расланды. Сырхауханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм төрмәләр өчен хәзер чит илдә җитерштерелгән балык уылдыгы, ит, дөге һәм тоз алынмаячак. Экспертлар моның аркасында...
-
Мичуриндагы балалар бакчасы яңа уку елына әнә ничек әзерләнгән (фотолар)
Биредә балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар көче белән косметик ремонт ясалган. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә. Ремонттан соң бакчадагы төркемнең эчке ягы, йокы бүлмәсе һәм башка бүлмәләр тагын да яктырып, матураеп киткән. Җәй айларында учреждениенең тирә-ягы да төзекләндерелгән, буялган. Балалар участогында үз куллары белән төрле "хайванннар" ясап куйганнар....
-
Кирлегәч белән Сарабиккол арасында яңа асфальт булачак
Тиздән шома юлдан җилдерәчәкбез. Әлеге юлдан бер тапкыр гына булса да узып китү, аның нинди хәлдә икәнен аңларга җитә иде. Дистә елдан артык ремонт күрмәгәнлектән, кайчандыр җәелгән вак ташлардан да берни калмыйча диярлек, зур-зур чокырлар барлыкка килде. Ниһаять, боз кузгалды, юлны ясыйлар. Әлеге эшкә "Татнефтедор" җәмгыятенең "Нурлат автомобиль юллары идарәсе"...
-
Районда Воздвиженка авылында янгын булган
Бүген иртәнге якта 03 сәгать 40 минутта райондагы Воздвиженка авылында мунча януы турында коткару хезмәтенә хәбәр килә. Верхняя урамында мунча янган, зыян күрүчеләр юк. Янгынның мәйданы 25 квадрат метр тәшкил иткән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты хәбәр итә. Фото янгын булган җирдән
-
Иң бай түрәләр кайда эшли?
Түрәләрнең уртача хезмәт хакы 99,9 мең сумны тәшкил итә икән. Россиядә эшләүче түрәләрнең уртача хезмәт хакы арткан. Иң күп хезмәт хакы законнар чыгару хакимиятендә эшләүчеләрнеке - аларның акчалары 18,5 % ка артып, 144,8 мең сумны тәшкил иткән. Хакимияттә эшләүчеләр исә "нибары" 87,2 мең сум гына ала. Ә менә президент администрациясендә...
-
Сарман районында саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан янгында пенсионерның гомере өзелгән
Фаҗига кичә кич - 19:40 сәгатьләр тирәсендә булган. Сарман районы шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә янгында 79 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча баш идарәсе җиткергән мәгълүматлар буенча, фатирда янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан. Янгын сүндерүчеләр урынга хәбәр кереп 3 минут узу белән килеп җитә....
-
"Мәдәният дөньясында" тапшыруы да ябыла
ТНВ каналында бер-бер артлы тапшырулар ябыла. "Яшьләр Онлайн" ябылуы турында хәбәр булган иде. Инде 7 елдан артык чыгып килгән "Мәдәният дөньясында" тапшыруының бүген соңгы чыгарылышын күрәчәкбез. Бу хәбәрне тапшыруның алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова җиткерде. Алга таба ул "Ком сәгате" дигән яңа тапшыруда редактор булып эшләячәк. "Тормышның бу этабына нокта куярга...
-
Табибә Рәшидә Сипаева янына меңнәрчә хатын-кыз килә (+фото)
Лениногорск бала тудыру йортында күп еллардан бирле табиб-терапевт Рәшида Сипаева эшли. Күптән түгел ул юбилеен билгеләп үтте. Аның белән мин бик күп еллар элек көтмәгәндә таныштым. Бик каты башым авырта башлады, гүләвенә һич чыдарлык түгел, өстәвенә күзләрем дә борчырга тотынды. Шунда миңа Сипаева дигән табибка күренергә киңәш иттеләр. Тизрәк аның...
-
Мәскәүдәге янгын 17 кешенең гомерен өзгән
Мәскәү шәһәрендәге типография складында янгын чыгып 17 кеше һәлак булган. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, янгында үлүчеләрнең барысы да мигрантлар, Киргизиядән килгән 20-25 яшьтәге хатын-кыз. Мәрхүмнәр янган складта законлы рәвештә эшләгән, әмма аларның анда яшәү хокукы булмаган. Аларның эш һәм яшәү урыны склад булган. Янгын мәйданы 200 кв.м тәшкил итә....
-
Лениногорскида рәхәтләнеп буяу сибешкәннәр (ФОТОЛАР)
Кичә урман паркында буяу фестивале узды.Олысы да, кечесе дә рәхәтләнгән буяу сибешеп. Фотолар карыйбыз. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары