28 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Галия Ризванова: “Туган авылымны бик еш сагынып искә алам”
Чүте авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Яңа Иштирәктә гомер итүче Галия Насыйх кызы Ризванованың ихлас күңелдән елмаер мизгелләре - 28 ноябрьдә илленче көзен каршы алган мәле. Чүтенең Сәрия белән Насыйх гаиләсендә игезәк бала дөньяга килү - көтелмәгән куаныч була, әлбәттә. Әтиләренә Галибә белән Галиягә ике бала сыешлы бишек ясарга туры...
-
Ана балаларын 8 нче каттан аткан
Бу хәл Иркутскта булган. Ана башта 2 һәм 4 яшьлек балаларын тотып ата. Аннан үзе дә сикерә. 2 яшьлек бала хастаханәдә җан биргән, икенче малайның гомере өчен табиблар көрәшә. Аның хәле авыр. Хатын да җан биргән. Шаһитләр сүзләре буенча, ана иртәнге 8дән бирле балаларны балконнан атам дип котырган. Аны тынычландыра...
-
Әлмәттә 15 яшьлек кыз бәби көтә
Балигъ булмаганнар комиссиясенең чираттагы утырышында 8 нче сыйныфта белем алучы кызның эше каралган. 15 яшьлек кыз бер-ике айдан бәби алып кайтырга тора. Әнисе аны кичке мәктәпкә укырга күчерүләрен сорап, гариза язган. Кызның да, ананың да йөзендә бер оялу төсмере дә, гаепле караш та юк, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51471-%D3%99lm%D3%99tt%D3%99-15-yashlek-kyiz-b%D3%99bi-k%D3%A9t%D3%99.html
-
Ана капиталын алу турында сорау-җавап
- Ике балам 2007 елның 1 гыйнварына кадәр туган иде, хәзер өченче балабыз дөньяга килде. Гаилә капиталы ала алабызмы? -Ана (гаилә) капиталы гаиләдә 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче (аннан күбрәк) бала туганда яисә уллыкка-кызлыкка алганда бирелә. Сезнең өченче балагыз шушы вакыттан соң туган, һәм гаиләдә беренче бала түгел,...
-
Лилиана Ирназарова балалар кафесы ача
Җырчы Лилиана Ирназарованың бер үзенчәлекле ягы бар: ул үзендә булган бөтен потенциалны дөрес юнәлештә куллана белә. Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә аның балалар өчен ачылган театр-студиясе уңышлы гына эшләп килә. Тырыш һәм уңган Лилиана хәзерге вакытта шушы студия янында балалар өчен кафе ачу белән мәшгуль. - Лилиана, ничәнче кафеңны ачып йөрисең? Дүртөйледә...
-
30 НОЯБРЬДӘН – 6 ДЕКАБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада тирә-яктагыларга карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга кушыла. Бигрәк тә, якын туганнарыгызга. Эчке сиземләвегез ярдәмендә күп кенә проблемаларыгызны хәл итәрсез. Атна уртасында мөһим кәгазьләр белән эш итәргә туры килә. Ял көннәрегез күңелле үтәр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы. Тирә-яктагылар белән сөйләшкәндә үзегезне өстен куймагыз. Җитәкче...