28 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Минималь хезмәт хакын арттырырга җыеналар
Бүген Татарстанда минималь хезмәт хакының күләме 7500 сум исәпләнә. Бу сумма быелның июленнән күтәрелгән иде. 2017 елда исә әлеге сумманы арттырырга уйлыйлар. Дәүләт Думасы бу хактагы канун проектын беренче укылышта кабул иткән. Бу очракта, киләсе елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы 7800 сум булачак. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскида урлаучылар күбәйгән
1991 елгы берәү "Карлен-2" гараж җәмгыятендәге гараж түбәсеннән плитәләр урлый. Матди зыян күләме - 31 мең 625 сум тәшкил итә. Җинаять эше ачылган. Шәһәрнең "ДНС" кибетеннән берәү ачык витрина стеллажыннан 7 данә HDD дисклары урлый. Карак 32 меңнән артык суммада зыян сала. Икенче берәү шәһәрдәге "Рәйхан" кафесы витринасыннан эчемлекләр урлый,...
-
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә
21-27 ноябрь аралыгында эчке эшләр бүлегенә 184 хәбәр килгән, 8 җинаять теркәлгән. Исерек хәлдә ике машина йөртүче тоткарланган, 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ирекле рәвештә корал тапшыру буенча бер факт ачыкланган.
-
16 яшьтән машина таныклыгы алып булачак?!
Депутатлар әлеге закон проектына карата үз фикерләрен җиткерде. Депутат Шакир Ягудин сүзләренчә, автомобиль - юлда зур куркынычсызлык тудыручы объект санала. Шуңа да 16 яшьлек яшүсмернең руль артына утыруы көлке кебек күренә икән. ТР депутатлары шуңа да 16 яшьтән "В" категориясе буенча таныклык алуга каршы чыккан. http://www.almet-rt.ru/
-
Таһир Шәмсуаровның "Җанлы шәм" исемле яңа китабының презентациясе
-
Лениногорск районында көчле авария. Үлүчеләр бар.
Очрашып йөргән кыз белән егет бер көнне үлгән. Кызга нибары 23 яшь булган. Бөгелмәлеләр Лениногорск районының Старая Письмянка бистәсе юлында вафат булалар. Көчле авария кичә кич була. «ВАЗ 2110» бозлавык аркасында каршы як полосага чыга һәм "RAV4" чит ил машинасы белән бәрелешә. Алда утырган шофер белән кыз шунда ук үлә....
-
Лениногорск егетләре грек-рим көрәше буенча ике дистәдән артык призлы урын алды
Шәһәребездә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Александрович Заварыкин исәлегенә республикакүләм грек-рим көрәше ярышлары узды. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 253 көрәшче катнашты. Безнең 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр төрле яшь категорияләрендә дүрт- беренче, җиде - икенче, ун- өченче урын алды. Илгинар Хәйбрахманов, Нариман Сафин, Тимофей Седов, Константин Пикалев - беренчеләр, егетләрне...
-
Иске Иштирәктә үзенчәлекле бәйрәм кичәсе үтте
Иске Иштирәк мәдәният йортында әниләр көненә багышланган бәйрәмдә Иске Иштирәк һәм Бәкер авылларыннан икешәр һәм өчәр ир-бала тәрбияләүче әниләр ярышты. Бәкер авылы командасында Альбина Вәлиәхмәтова, Миләүшә Мөхәммәтова, Сәгдия Хәйретдинова булса, Иске Иштирәк командасы өчен Гүзәлия Борһанова, Гүзәл Шәвәлиева, Ләйсән Шәрифуллина чыгыш ясады. Әниләр сәхнәгә чыкканчы тамашачылар аларның кем икәнлекләрен кыскача...
-
Мәктәптә кемнәрне бушлай ашаталар?
Россия Президенты карары (№431) нигезендә, күпбалалы гаиләдән булган сабыйларны бушлай ашатырга тиешләр. Татарстанның һәм Россиянең Гаилә кодексы буенча, гаиләдә өч яки аннан күбрәк бала булганда, бу гаилә күпбалалы булып исәпләнә. Дөрес, балаларны ризык белән тәэмин итү муниципалитет җаваплылыгында. Бу мәсьәләдә һәр шәһәр, районның үз таләпләре, кагыйдәләре кертелгән. Бу хакта шикаятьләр...
-
Лениногорскида супер-әнине сайладылар (фотолар)
Узган җомга шәһәребезнең Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган чара узды. Әниләрне бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков котлады. Аннан супер-әни конкурсы башланып китте, анда алты әни катнашып, үзенең уңган-булган булуын күрсәтте. Конкурс белән аралашып барган концертта шәһәребезнең сәнгать коллективлары чыгыш ясады.
-
Лениногорскида ВИЧ-инфекциягә бушлай тест үткәрәчәкләр, консультация бирәчәкләр
Әлеге акция 29 ноябрьдә 11.00-13.00 сәгать аралыгында "Шифа" сәүдә үзәгендә узачак, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышлана, оештыручысы - сәламәтлек һәм гражданнарның хокукларын саклаучы хәйрия фонды (Тимур Исламов фонды). Акция кысаларында бушлай ВИЧ-инфекциягә тест узып булачак, профилактик материаллар таратыла, консультация бирелә. Адресы:Лениногорск, Вахитов урамы, 10 нчы йорт, «ШИФА» сәүдә үзәге
-
Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә Гаилә дәресләре үтте (фото)
ЗАГС бүлегендә Гаилә нигезләре дәресе үтте. 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары кунакка килделәр. Балалар алдында Наталья Поповченко, юрист-медиатор, чыгыш ясады. ЗАГС бүлеге мөдире Елена Миннигалямова укучыларга гаиләдә баланың хокуклары һәм вазыйфалары турында аңлатты. - Безнең бурыч - үсеп килүче буынга гаилә һәм шәхси тормыш коруның мөһим үзенчәлекләрен аңлату,...
-
Лениногорскилыларга 28 ноябрьгә Йолдызнамә
Овен: Овнам сегодня предстоит много общаться с самыми разными людьми. Высока вероятность, что среди новых знакомых окажется человек, который в последствии станет для вас единомышленником и близким другом. Телец: Тельцы 28 ноября рискуют совершить очень крупную ошибку. В планировании своих ближайших трат вы упустите из вида какую-то важную статью расходов....
-
Хәерле иртә! Эш атналарыгыз уңышлы башлансын!