28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин татарча юньләп сөйләшә белмәгәнемә бик кимсендем”
Әлмәт шәһәрендә бары рус мәктәбендә генә укып, русча гына сөйләшкән Фәрит Мөхәммәтшин татарча сөйләшергә мәҗбүри өйрәнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе бүген журналистлар белән очрашу барышында хәбәр итте. "Мин русча гына сөйләшеп тә бик яхшы эшли идем. Әмма депутат булып, Югары Совет Рәисе итеп сайланганнан соң мин татарча өйрәнергә...
-
Лениногорскилыларны алдарга җыенган кырыгалдарны тотканнар
Чистай районы полиция хезмәткәрләре телефон аша акча урлаучы 26 яшьлек кырыгалдарны тоткарлаган. Владимир өлкәсенең Кольчугино шәһәрендә яшәүче ир-ат кармагына ким дигәндә өч Чистай кешесе эләккән. Әйтүенчә, шул рәвешле акча эшләргә ул Самара өлкәсендәге колониядән чыгу белән тотынган. Моның өчен ул ике кәрәзле телефон булдырган, берничә сим-карта сатып алган. Алданучыларның өчесе...
-
Тиздән Лениногорскида 3D фильмнар карый алачакбыз
Менә шундый яңалык белән уртаклашты Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова. Фонд "Кино" (Мәскәү) уздырган конкурска проект тәкъдим иткән булганнар. Шушы көннәрдә анда җиңгәннәре билгеле булган. Ул аларга махсус цифрлы җиһазлар сатып алып, 3D форматында кинофильмнар күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. Димәк, тиздән Әлмәткә йөрмичә премьераларны үзебездә генә карый башлыячакбыз.
-
Лениногорск ишегалларында бәйрәм дәвам итә (фотолар)
Бүген бәйрәмне 11 нче ТОС Садриев урамы, 37 нче ТОС ишегалдында үткәрде. Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде, балалар өчен турле уеннар оештырылды. Өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп карап торды. Зилә Мөдәррисова
-
Лениногорск Татарстанның иң төзек шәһәре бәйгесендә икенче урын алды
Шәһәребез "2014 ел йомгаклары буенча Татарстанның иң төзек шәһәре" конкурсында икенче урын алды. Шәһәр мэры дипломны шәһәр башкарма комитеты вазифасын вакытлыча башкаручы Ринат Ялаковка тапшырды. Бердәм, тырыш хезмәт өчен рәхмәтен белдерде.
-
Лениногорскилыларга шәһәр мэры бүләкләр тапшырды
Атналык планерканы шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бүләкләр тапшырудан башлады. «Центр информационных ресурсов ЖКХ и С»ның торак бүлеге итәкчесе Елена Романеевага Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Республика Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты һәм мактау грамоталары Габдуллин Фаргат Ахатович, Дмитренко Анатолий Иванович һәм Гарифуллина Эльмира Исхаковнага тапшырылды. «XXVII Җәйге Универсиада»...
-
Лениногорскида табиб рәвешендәге мошенник пәйда булган
Шәһәрдә яшәүче 1933 елгы пенсионер әби полициянең дежур бүлегенә үзен алдауларын хәбәр итә. Аның сөйләвенчә, фатирына 30-35 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз кереп, үзен үзәк хастаханә хезмәткәре дип таныштыра. Амбулатор картасын караган була, аннан иске акчалар яңага алышына дип алдап, әбинең 56 мең сум акчасын алып юкка чыга.
-
Лениногорскилы подъездына чыршы куйган
Чайковский урамының бер йортында яшәүче Фәридә Мамакова матур итеп подъездын бизәгән. Ул үз микрорайондагы иң активларның берсе. Чисталык һәм тәртип булсын дип тырыша. "Күршеләремә яңа ел бүләгем булсын ", - дип яши торган подъездында чыршыны да әнә ничек матур итеп бизәгән
-
Әлмәтлеләр безнең машиналарны чишендерәләр
Автомобильләрдән әйбер урлау очраклары артты, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. 22 декабрьгә каршы төндә Суворов урамы, 4 нче йорт янәшәсендә калдырылган машинадан автомагнитола һәм аккумулятор, 23 декабрь төнендә билгесез затлар Шашин урамы, 25 нче йорт ишегалдындагы машинадан бензин урлыйлар. 26 сы көнне Садриев урамы, 56 нчы...
-
Иң таза кеше үлгән
Мехикода яшәгән 450 кг лы Андрес Морено Сепульведа октябрьдә ашказанының бер өлешеннән операция ярдәмендә котылган булган. Җомга көнне исә хәле начарланган һәм хастаханәгә барганда җан биргән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Андрес элек полиция хезмәткәре булып эшләгән. Октябрьдә ясалган операциядән соң ул 450 кг нан 100 кг ын югалткан...
-
Атналык йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы билгесезлектән башланыр. Киләчәктән нәрсә өмет итәргә, ничек эш итәргә кирәклеген белмәгәнгә дөрес юлны сайлау да авыр булачак. Шулай да үз эчегезгз бикләнергә, үзегездә казынырга кирәкми. Атна ахырында бар да уңай якка хәл ителер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үзләрен тирә-юньдәгеләргә карата дөрес карашта дип уйлап ялгыша. Үз мәнфәгатьләрегез турында гына...