29 март 2016 яңалыклары
-
“Дүрт минут” рулеты пешерәбез
3 йомырка, 4 әр аш кашыгы коры сөт, он һәм су, 0, 5 бал калагы чәй содасы, кайнатма. Тугланган йомыркага коры сөт, суда эретелгән чәй содасы, он салып болгатырга. Камыр куе каймак сыман булырга тиеш. Камырны майланган табага агызып, 4 минут пешерергә. Коржга кайнатма ягып, рулет итеп төрергә. чыганак:http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскиның 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тиз шахмат буенча ярыш узды
Ул мәктәпнең беренче директоры Едутов Александр Васильевич истәлегенә багышланган иде. Анда республиканың көньяк -көнчыгышы һәм Башкортстанның 10тән артык шахматчысы катнашты. Абсолют зачетта: 1 урын Җамалиев Рузат (Әлмәт) 2 - Шуваткин Владимир (Лениногорск) 3 - Хөббәтов Тимур (Әлмәт) 4 - Михайлов Сергей (Лениногорск) 5- Хабаров Алексей (Әлмәт) 6 - Зиядов Олег...
-
Лениногорскилылар май бәйрәмендә бер атна ял итәчәк
Россия халкы май бәйрәмнәрендә тулаем алганда бер атна ял итәчәк. Илнең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте шулай дип җиткерде. Аерым алганда, Хезмәт бәйрәмендә рәттән 4 көн, ә Бөек Җиңү көне уңаеннан 3 көн ял көтә. "Ял көннәренә килгәндә, 1 май бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән - шимбәдән үк ял итә башлыйбыз,...
-
Чаллыда аяк киеме төзәтүче ир-ат балигъ булмаган кызларны көчләгән
Чаллыда балигъ булмаган кызларны көчләгән 48 яшьлек ир-ат, шәһәрдә аяк киеме төзәтүче оста буларак таныш Эдуард Сагиян хөкем каршына басачак. Шәһәр прокуратурасы аңа карата гаепләү белдергән инде. Ул РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләнә. Тикшерү фаразлары буенча, 2008 елның июненнән 2015 елның гыйнварына кадәр Сагиян берничә тапкыр алты кызны...
-
Бу атнада Лениногорскида чисталык ике айлыгы башлана
2016 елның 1 апреленнән чисталык ике айлыгы башлана. Тиешсез урында чүп-чар ташлаучыларны хәзер "Экопатруль", "Халык контроле" акцияләреннән тыш, 100дән артык җәмәгать инспекторлары күзәтеп торачак. Су саклау зоналары елы уңаеннан яр буйлары, законсыз рәвештә әйләндереп алынган елгаларны да күзәтүне дәвам итәчәкләр. Хәтта авылдагы инеш буйларына да барып җитәчәкләр. Экологлардан качып котылам...
-
Марат Башаров малай көтә
Танылган актер, тапшырулар алып баручы Марат Башаров Елизавета Шевыркова белән бергә яши башлаган иде. Тиздән Марат белән сөйгәненең уртак сөю җимеше - уллары туачак. Маратның Елизавета Круцко белән никахтан туган 11 яшьлек Амелиясе бар. Булачак әтидән бигрәк энесе туачагын Амелия көтә икән. Маратның кызы яңа хатыны белән уртак телне тиз...
-
Ике ирнең үле гәүдәсе табылган
Кичә кич Мамадышта котельный янында ике ирнең үле гәүдәләренә тап булганнар. Газ белән агулану ихтималын истә тотып, вакыйга булган урынга газ службасыннан һәм МЧСтан кешеләр чакырылган. Әмма махсус тикшерү яну эзен дә, төтен эзен дә тапмаган. Үлгән кешеләр 1962 һәм 1964 елгы, автосервис хезмәткәрләре булып чыкканнар. Хәзерге вакытта аларның нидән...
-
Террористлар басып алган самолет турында соңгы хәбәрләр
Самолетны басып алучы Мисыр гражданы булган хатын-кызларны һәм балаларны самолеттан чыгарган. Сөйләшү барышында 50 кеше азат ителгән, соңгы хәбәрләр буенча анда экипаж әгъзалары, АКШ һәм Великобритания гражданнары калган. Басып алучы Кипрда бер хатынга гарәп телендә язылган хат биргән. Бу уңайдан әле аңлатма юк. Фаразларга караганда, ир-ат сәяси яктан сыеныр урын...
-
Лениногорскилылар ГТО фестивале призеры булды
Яр Чаллыда булып узган ГТО нормалары тапшыру буенча фестивалендә Татарстан районнарыннан 11 сыйныфта укучы 600 ләп егет-кыздан торган 48 команда катнашты. Лениногорск укучылары ату, йөзү, сикерү, йөгерүдә көч сынашып фестивальнең призеры булды. Беренче урыннарда - Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы командалары.
-
Лениногорскидагы янгында 5 бала үлеме өчен 16 түрә җаза алган
Иске Куак авылында 5 бала һәм аларның әниләре янып үлгән өчен 16 түрә һәм 2 полиция хезмәткәре җавапка тартылган. 12 түрәгә шелтә белдерелгән. Шулар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары да бар. Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосып Вәлиулинны суд көтә. Аны ваемсызлык аркасында килеп чыккан...
-
Лениногорск укучылары шахмат буенча ярышты
Язгы каникулда шәһәребезнең 2 нче спорт мәктәбенә йөрүчеләр шахмат беренчелегенә ярышты. Ул Михаил Моряков истәлегенә багышланган инде. Үз яшь төркемнәрендә чемпион булган шахматчылар: Николаев Матвей, Николаева Ксения, Илюхин Егор, Крушевская Анастасия, Соловьев Роман һәм Соловьева Маргарита һәм барлык призерларны котлыйбыз.
-
EgyptAir авиакомпаниясе самолеты террористлар кулында
А320 самолетын Александриядән Каирга очканда кулга төшергәннәр. Судно бортында 81 кеше бар. Басып алучылар Кипрның Ларнак шәһәрендәге аэропортына төшәргә рөхсәт итүне таләп иткән. Аларның таләпләре канәгатьләндерелгән. Самолетны басып алучылар Мисыр гражданлыгы булган хатын-кызларны һәм балаларны самолеттан чыгарырга уйлый, бортта бомба булуы ихтималы бар, басып алучыларның берсе коралланган дигән хәбәрләр дә...
-
Унсигез гомер өзелгән
Март башыннан бирле Татарстан юлларында 18 кешенең гомере өзелгән. Шул вакыт эчендә барлыгы 250 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 286 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ай башыннан бирле башкалада теркәлгән 108 юл һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән, 113 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре...
-
Лениногорскида 8 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 мартта, һава торышының бозылуы көтелә. Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез явым-төшем күзәтелми. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык хасил...