29 апрель 2015 яңалыклары
-
"Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!"
Без Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган бәйрәмне үзәк китапханәдә үткәрдек. Шәһәребезнең мәртәбәле кунаклары, шагыйрьләр, җырчылар, күп ә мәктәп укучылары, туган телебезне хөрмәт иткән шәхесләр килгән иде. "Айсылу" балалар театры сөекле шагыйребезнең әкиятләреннән төзелгән театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Шунда ук "Кәҗә белән сарык"ны Алина Мостафина, Айсылу Авзалова,...
-
4 - 10 МАЙГА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Кучкар (21.03-20.04)лар, бу атнада үз-үзләренә урын таба алмас. Алдагы көнегездә нәрсә буласы да билгеле булмагач, дөрес юл сайлый алмавыгыз ихтимал. Атна уртасында күңелсез хәлләр булуы кәефегез төшерер. Ә менә ял көннәрегез киресенчә, яхшы үтәр. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, якыннарыгызга карата мәрхәмәтле булыгыз. Үзегез турында гына уйламагыз, алар турында да кайгыртыгыз. Хата яисә...
-
"Түгәрәк" сертификат
Дүртмеңенче Ана (гаилә) капиталы сертификаты иясе дә билгеле булды. Ул - күптән түгел игезәк балалары (Роберт һәм Карина) туган Хәйровлар гаиләсе. Шәһәрнең ЗАГС бүлегендә аларга һәм тагын сигез гаиләгә тантаналы рәвештә сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Пируэт" – янә җиңүче
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленың җиңүчеләре билгеле булды, араларында безнекеләр дә бар. "Хореография" номинациясендә "Пируэт" бию ансамбленең кечкенәләр төркеме җиңү яулаган. "Конферанс" (уртанчылар төркеме) номинациясендә Азат Кашапов өченче призлы урынга лаек булган. Котлыйбыз!