29 май 2012 яңалыклары
-
Уңышлары – сөенерлек
Чистай шәһәрендә Советлар Союзы Герое В.Маринин истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Ярышта Казан, Чаллы, Чистай, Әлмәт, Зәй, Яшел үзән, Бөгелмә, Лениногорск көрәшчеләре көч сынашты. Якташларыбыз сынатмады, үз авырлыкларында I урынны - Роман Курманбаев алса, II урынны - Реналь Хәернасов, Вячеслав Миронов, Данила Демьянов үзара бүлеште. III...
-
Тәмәке дигән агу
Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә әзерлек кысаларында 5 нче мәктәптә акция үткәрелгән. Акция барышында III - VII сыйныф укучылары анкетага җавап биргәннәр. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә,279 укучыда тәмәкегә тискәре караш булса, 20се әлеге агуны татып караган. Сораштырылган 292 укучының бары 192се генә тәмәкенең организмга зыяны турында белүе ачыкланган. "Якыннарыгыз тартамы?" дигән...
-
Басуда эш тынмый
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Союз-Агро» җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсе 500 тоннадан артык сенаж салган. "Ленин", "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыятьләре печән әзерләү өчен күпьеллык үләннәрне чабарга кереште.
-
Техникаң әзерме?
Үткән атнада район хуҗалыкларында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан әйдәп баручы киңәшче Фәрит Әхмәтов булып китте. Ул терлек азыгы әзерләү техникасының торышын тикшерде. Тулысынча әзерләнүчеләр рәтендә "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм "Дизель" җәмгыяте тора. Бөтенләй дә әзер булмаган предприятиеләр бар, алар: "Родник", "Спартак" агрофирмасы" җәмгыятьләре. Шәһәр һәм район башлыгы...
-
Халкым минем
Музейлар көне уңаеннан Урмышлы мәктәбендә үткәрелгән "Халкым минем" дип аталган фәнни-гамәли конференция тарихи-мәдәни мирас елына багышланды. Кичәдә Казаннан мәртәбәле кунаклар - галим Әнвәр Хәйри, Филүсә Арсланова, Лениногорск һәм Әлмәт районы мәктәбе татар теле укытучылары, "Чишмә" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм авыл халкы катнашты. Кичә Изге Коръән елына багышланган сәхифәдән...
-
Күңелле дә, моңсу да...
Быел Татарстан мәктәпләрендә 20 меңнән артык XI сыйныф һәм 37 меңләп IX сыйныф укучысы өчен кыңгырау соңгы мәртәбә чыңлады. Безнең районда барлыгы 1 мең 396 чыгарылыш сыйныф укучысы. Шуның 437се - XI сыйныф укучылары. Люция ГАБИТОВА Сарабиккол мәктәбендә дә бәйрәм шаулап-гөрләп узды. Бәйрәм линейкасына дистәләгән халык: әти-әниләр, укытучылар, ветераннар җыелды....