29 май 2020 яңалыклары
-
ТР Хөкүмәте эшсез көннәр чорында балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгарачак
Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республика халкы үзизоляциядә булган вакытта – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шулай дип белдерде.
-
Лениногорскилылар йортлары янган гаиләләргә булышалар
Жители Лениногорска, семья Кулиевых не остались равнодушными в чужой беде.
-
Лениногорск халык театрының алыштыргысыз артисты Энҗе Мусина вафат
Лениногорскиның Р. Шиһап исемендәге халык театрының оста артисты Энҗе апа Мусина вафат. Бу хакта Мәдәният сараеннан хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскида коронавирус инфекциясенең яңа очрагы ачыкланды
Татарстанда узган тәүлек эчендә 53 яңа Сovid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Яңа очракның берсе - Лениногорскида ачыкланган.
-
Миңнеханов яңа президентлык срогына үзен кандидат итеп күрсәтергә әзер булуын әйтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашуда көзен узачак ТР Президентын сайлауда үзен кандидат буларак күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскида соңгы кыңгырау - онлайн режимда
Мәктәпләрдә быел уку елы тәмамлануны белдереп яңгыраучы соңгы кыңгыраулар чыңламады. Лениногорск районында бүген - 29 майда онлайн-режимда узды.
-
Татарстанда эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене кемнәр алачагы билгеле
РФ Президенты карары буенча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкыр арттырылган. Татарстанда мондый ярдәм чарасын 24,2 мең кеше алачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Иске Шөгер авылы территориясендә өмә узды
Күптән түгел Иске Шөгер авылы территориясендә җыештыру эшләре - өмә узган.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә бәби көтә
Җырчы беркөнне Инстаграмына эче чыгып торган фотосурәтен урнаштыргач, төрле-төрле сүзләр йөрде.
-
Лениногорскида 15 меңңән артык бала “Путин” акчасын дәгъвалый, бу вакытта мошенниклар дистәләгән ялган сайтлар ачалар
Лениногорскида өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 15 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 2,5 мең, 3-16 яше аралыгында 13 мең бала бар. Бу хакта Татарстан Пенсия фондының Лениногорск бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Табиб чәчтарашханәләрдә коронавирус йоктырмау ысуллары турында сөйләде
Чәчтарашханәләрдә булганда маска куллансагыз, Covid-19 коронавирусы йоктырмаска мөмкин. Бу хакта югары категорияле табиб Лариса Алексеева сөйләде, дип хәбәр итә «Звезда»телеканалы.