29 октябрь 2015 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгында нәрсә урлыйлар?
Ашлык, ягулык материаллары, җимеш-яшелчә продукциясе, печән... Авыл хуҗалыгы тармагында урланган әйберләр рәтендә нәкъ менә шушы әйберләр. Быел алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган. Хәер, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгындагы урлауларның кискен артуы күзәтелми икән. 25 июльдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда "Уңыш-2015" оператив-профилактик операциясе үтте. Ел саен әлеге чара терлек...
-
Антеннаны көйлим дип, 8 каттан егылып төшкән
Хатыны кибеттән кайтып кергәч, аш бүлмәсендә ачык тәрәзәне күрә. Ә ире биеклектән килеп төшеп үлгән була... 44 яшьлек ирнең гомере менә шулай көтмәгәндә өзелә. Төшке ашка өенә кайткач, ул кухняга чыгып антеннаны төзәтергә үрелә. Әмма урындык аның авырлыгын тотмыйча, ир ачык тәрәзәдән аска төшеп китә. 8 каттан егылгач, аның исән...
-
Лениногорскилылар шимбә“Караоке battle” карый ала
Шимбә кичегез кәефсез һәм моңсу узамы? Пульт төймәләренә мәгънәсез рәвештә баскалап дистәләгән каналны юкка сикертәсезме? Димәк ТНВ каналындагы өр-яңа тапшыру нәкъ менә сезнең өчен. "Караоке battle", ягъни караоке бәйге. Әлеге "көрәш"тә ике җырчы катнаша. Араларыннан батырны сайлап алу өчен 4 тур бирелә. Башта алар татар җырларын, аннары - рус, соңгы...
-
Лениногорскилыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтә
ЮХИДИ идарәсе явым-төшемнең туктаусыз явуы сәбәпле автомобиль йөртүчеләрне тизлек режимын арттырмаска чакыра. Хәвеф-хәтәрне чикләп узу өчен тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан да арттырмаска кирәк, ди алар. Шулай ук юл-йөрү кагыйдәсендә күрсәтелгән араны сакларга киңәш ителә. Аеруча, җәяүле кичүе урынына, тукталышларга якынлашканда игътибарлырак булырга кирәк, ди идарә хезмәткәрләре.
-
Арча районында бер көн эчендә 95 мәет җирләгәннәр
2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә яткан була. Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң бик гаҗәпләнә: ничек инде алар мондый хәлдә ятарга тиеш? Аларның кемнәр икәнлеген ачыкларга тырышып караулар нәтиҗә бирми. Республика прокуратурасы, юстиция министрлыгы, дини...
-
Лениногорскиның 2 нче мәктәп китапханәсе II урында
25 август - 25 октябрь аралыгында "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика конкурсы оештырылган иде. "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика конкурсының беренче этабында Лениногорскиның 2 нче мәктәп китапханәсе җиңүе турында хәбәр иткән идек. Күптән түгел конкурсның финал этабы булган. Анда да Татарстанның шәһәр мәктәпләре арасында безнең 2...
-
Шөгердә берәүнең үле гәүдәсе табылган
Лениногорск районы Шөгер авылында 1969 елгы ир-атның үле гәүдәсе табыла. Полиция хезмәткәрләре оператив-тикшерү чаралары үткәреп элек хөкем ителгән 28 елгы егетне тоткарлый. Ул үз гаебен таный һәм 1969 елгы ир-атның йөрәгенә ике тапкыр пычак белән сугып үтерүен әйтә. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
-
Казан янә халыкара ярышлар кабул итәргә әзерләнә
7-8 ноябрьдә Татарстан башкаласы акробатик рок-н-ролл буенча дөнья үзәгенә әйләнәчәк. Биредә бу спорт төре буенча Дөнья чемпионаты, чемпионат һәм Европа беренчелеге узачак. Казан әлеге абруйлы турны үткәрүгә хокукны 2014 елның декабрендә Россия Кубогын югары дәрәҗәдә оештырганнан соң яулады. Исегезгә төшерәбез, ул вакытта Казанга 1000гә якын спортчы килде. Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл...
-
Быел бәрәңге ник чери?
Институтның бәрәңге лабораториясе мөдире Гөлгенә Сафиуллина җавап бирә: - Быел көз җылы килде. Дым күп булды. Шунлыктан бәрәңге төрле авыруларга биреште. Белгәнебезчә, үсемлек авырулары аз түгел. Аннары күпчелек урыннарда авыруларны булдырмау өчен кирәкле препаратлар сибелмәде. Колорадо коңгызына каршы препарат куллану белән чикләнделәр. Хәзер коңгызларга һәм авыруларга каршы катнаш препаратлар да...
-
Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?
Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова "Вконтакте", "Инстаграмм", "Одноклассники" сайтларындагы аккаунт сылтамаларын күрсәтеп, социаль челтәрдәге битенә "Алданмагыз, дуслар!" дип язып куйган. "Моңа кадәр "Одноклассники" сайтында бөтенләй утырмадым, ә анда - ике, "Вконтакте" челтәрендә исә 15тән артык фейк битем бар иде. Һәркайсының администраторлары аша аларны бетерергә туры килде", - дип сөйләде безгә Ильмира...