29 октябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һава шартларының начараюы турында хәбәр таратты. Идарә мәгълүматлары буенча, 30 октябрь иртәсендә һәм төнлә республикада урыны белән көчле, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектәге җил көтелә. Шулай ук томан төшү ихтималы бар. http://tatar-inform.tatar
-
Лениногорскилылар, сез балагызга ничек дәшәсез?
Әти - әниләр еш кына балаларны иркәләп "кояшым, йолдызым, чикерткәм, песием ,арысланым," - дип эндәшә. Ә аннары "куянкаем" - куркак иргә әверелүенә, чикерткәнең дә егетләре еш алмашынуга гаҗәпләнәбез. Песием Бу кушамат баланы бәйсез, мөстәкыйль итә. Үз бәясен күтәрә, сыгылмалылыкка өнди. Теләсә кемнең җаен таба белә торган була. Әмма медальнең икенче...
-
"Простоквашино" мультфильмының яңа серияләре кайчан чыгачагы билгеле булды
"Союзмультфильм" "Простоквашино" мультфильмының яңа сериясе чыгуын хәбәр итә. Танылган "Простоквашино" мультфильмының яңа сериясе Эдуард Успенский әсәрләре буенча 2018 елда гыйнвар ахырында чыгачак. "Беренче алты минут (һәр серия 6 минут бара) 2018 елның гыйнвар ахырына әзер була", - дип җиткергән студия директоры Борис Машковцев ТАСС агентлыгына интервьюда, дип хәбәр итә "Известия"...
-
Лениногорскилыларга тун сайлау серләре
Кышка керергә санаулы гына көннәр калды. Кар булмаса да, күңел белән без инде күптән кышта. Карлы-буранлы көннәргә әзерләнәбез. Кайсы гына хатын-кыз күз явын алырлык тун турында хыялланмый икән?! Бүген бик күпләр чәшке тунга өстенлек бирә. Сәүдә нокталарыннан аны төрле бәягә сатып алырга мөмкин. Тик кайберләре карап торышка гына матур. Араларында...
-
1 ноябрьдән Россиягә Төркиядән томат кертелә башлый
Россия Министрлар Кабинеты 1 ноябрьдән төрек томатларын кертүне рөхсәт итте. Томатны читтән кертү Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән квоталар белән чикләнәчәк, диелгән Россия хөкүмәтенең 26 октябрьдән булган карарында. Документта чит илдән кертелә торган томатка контроль Төркия органнарыннан булган кебек үк Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсеннән дә булачак, дип күрсәтелгән. "Үзгәрешләр кертү...
-
Болай яшәп булмый!
- Болай яшәп булмый, - диде хатын беркөн. - Ничек яшәп була? - дидем мин, ниндидер давыл буласын чамалап. - Туйдырды. - Нигә? - Туйдым чиләнеп! - дип акырды хатын. Катышланган песи кебек күзләрендәге яман яшеннәрне очырды да китте тезеп бөтен зарларын! Хатын-кыз бит инде, аягына кияргә туфли юклыктан башлады...
-
Якташыбыз Людмила Аланлыдан яңа клип карагыз (видео)
Людмила Аланлы - "Сөйләмә син миңа". Людмила Аланлы көе, Гәрәй Рәхим сүзләре.
-
Бәрәңге пәрәмәче пешерәбез
амыр өчен: 2 йомырка 250 мл су 100 г сыер мае яки маргарин 1 аш кашыгы шикәр комы тәменчә тоз 500-700 г он Эчлек өчен: 800-900 г чистартылган бәрәңге 130 г сыер мае 150 мл сөт 1,5 бал калагы тоз 1 йомырка Бөтен әйберне кушып, төче камыр камыр басабыз. Камырны...
-
Үлән чәйләре файдалымы?
●Ромашка Иммунитетны арттыра, салкын тигəндə , эч авыртканда кулланыла һәм тынычландыра. ●Мелиса Нерв системасы какшаганда, йоклый алмаганда ,тынычландыру өчен эчəргə кирəк. ●Имбир Иммунитетны ныгыта, кан йөрешен, хəтерне яхшырта, ябыгу өчен яхшы. ●Бөтнек Тынычландыру өчен кулланыла. ●Юкə чəчəге Йоткергəннəн,организымнан начар матдəлəрне чыгырырга булыша. Тынычландыра. ●Кычыткан Канны чистарта, һәм бавыр авыртканда эчəлəр....
-
Ризыкны бозсаң…
Русия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәүдә нокталарын азык-төлекне саклау шартларын бозган өчен җаваплылыкка тартырга уйлый. Әлеге уңайдан ведомствода махсус эшче төркем төзеләчәк. Белгечләр сүзенчә, хәзер җитештерүчеләрне күп пунктлар буенча штрафка тартырга була: азык-төлекнең сыйфаты начар булу, маркировка таләпләренә җавап бирмәү, товарны бушатуда соңга калу. http://shahrichalli.ru/ фото:http://uvao.ru/trading/4238-podderzhka-fermerov-i-potrebiteley-kachestvennoy-edy-vse-na-agrobazare-celpro.html
-
29-30 октябрьгә һава торышы
29 октябрь. Татарстанда болытлы һава. Төнлә урын белән, көндез күпчелек районнарда явым-төшем (кар, юеш кар, яңгыр). Аерым районнарда томан, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, иртән һәм көндез 15-20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -1..-6, көндез +2..+7 градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 30 октябрь. Татарстанда болытлы һава,...