29 декабрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида 28 градуска кадәр салкынайтачак
2015 елның 31 декабреннән 2016 елның 1 гыйнварына каршы төндә Татарстанда салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина. 31 декабрьдә республика районнарында температура 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, 1 гыйнварда 28 градуска кадәр салкынайтачак. Казанда 1 гыйнварда 19-21 градус...
-
Татарстанда пиротехникадан бер бала зыян күргән
Татарстанда пиротехника белән саксыз эш итү аркасында өч кеше зыян күргән. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында - 8 яшьлек малай, 19 яшьлек егет һәм 29 яшьлек ир-ат бар. Бәхетсезлек очраклары 18, 26 һәм 28 декабрьдә Казан, Чаллы һәм Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган. Бите һәм муены пешкән малай Республика балалар...
-
Жанна Фрискеның ире аның иптәш кызы белән роман куерта икән
Бу хакта "Комсомольская правда" газетына биргән интервьюда Жаннаның әтисе әйткән. Биш ай элек рактан үлгән җырчының улы Платонны хәзерге вакытта Жаннаның якын иптәш кызы косметолог Оксана Степанова тәрбияли икән. Дмитрий Шепелев Фрискеның әти-әнисенә оныклары белән очрашуга каршы, ди. Владимир Фриске әйтүенчә, Оксана хәзер Шепелев йортыннан киткәне дә юк, шуңа да...
-
Бүген Лениногорскида Халыклар дуслыгы йорты ачылды
Ачу тантанасына Казаннан кунаклар: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитет җитәкчесе Владимир Николаев, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәрдә яшәүче төрле милләт диаспорасы вәкилләре килде. Халыклар дуслыгы йорты шәһәрдәге Гончаров урамы, 1нче йорт бинасының беренче катында урнашкан. Ремонт ясалган, милләтләр өчен аерым кабинетлар бүлеп...
-
Лениногорскида халыклар дуслыгы йорты ачылды (фотолар)
-
Әлмәтлеләр булдыра: анда Кыш Бабай 100 көнгә тоткарланачак икән
Быел Татарстанның нефть каласы могҗизалар шәһәренә әвереләчәк. Әлмәтлеләрне быел нинди сюрпризлар көтә соң? Шушы көннәрдә Әлмәт районы һәм шәһәре оешмалары шәһәрне Яңа елга бизәп мәш килә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин кушуы буенча, нефть каласын әкияти шәһәргә әверелдерү максатыннан, яңа технологияләр кулланыла, кыю идеяләр тормышка ашырыла. Быел шәһәрне гадәти булмаган арт-объектлар,...
-
Ир балалар өчен мәчеттә лагерь булачак
"Ихлас" мәчетендә 3 гыйнвардан 9 ына кадәр ир балалар өчен "Сәлам" дини ял итү чарасы үткәрелә. Белешмәләр өчен телефон: 5-10-10, 8-987-408-91-82.
-
Күршеләрдә берәүне үле килеш ваннада тапканнар
51 яшьлек ирнең муенында пычак эзләре була. Бу хәл Әлмәтнең Төзүчеләр проспектында була. Ванна бүлмәсендә ирнең муенын суйган булганнар. Җинаять кылган ирне тоткарлаганнар. 27 яшьлек егет булып чыккан ул. Хәзер бу гамәлне ни өчен кылганы ачыклана, тикшерү бара. Чыганак: http://almet-rt.ru/tt/hbrl/item/12560
-
Шәһәр балалары өчен кышкы лагерь эшли
10 нчы мәктәптә оештырылган кышкы мәктәп яны лагерендә 134 укучы ял итәчәк. Ул 7 көн дәвам итәчәк: 28 сеннән 31 декабрьгә кадәр һәм 4-6 гыйнварда. Балалар өчен туган якны өйрәнү музеена, китапханәләргә экскурсияләр, Мәдәният сараеның кинозалына барып фильмнар карау планлаштырылган.
-
ВИЧ-инфекция йоктыручылар арасында лениногорскилылар да бар
17-24 декабрьдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 32 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукын яклау (Роспотребнадзор) өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе китергән мәгълүматларда хәбәр ителә. Атна дәвамында Татарстан башкаласында - 13, Чаллыда - 9, Азнакайда - 3, Нурлатта - 2, Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск районнарында - берәр...