30 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Үлгән килеш 5 ел үзенең фатирында яткан
Матбугат чараларында китерелгән мәгълүматларга караганда, Красноярскида яшәгән әлеге хатынның танышлары булмаган, ул беркем белән дә якыннан аралашмаган. Аның үлгәнлеген исә коммуналь хезмәт вәкилләре генә ачыклаган. Бу аңлашыла да, әлеге фатирның торак-коммуналь түләүләре буенча зур күләмдә бурычы җыелган. Бары тик шул чагында гына аны табып алганнар. Әлеге хатын 2010 елда үлгән...
-
Сак булыгыз: дуңгыз гриппы Әлмәткә килеп җиткән
28 гыйнварда Әлмәттә Н1N1 гриппы белән авыруның ике очрагы теркәлгән. Диагнозлары расланган. Болар - бер бала белән 30 яшьлек хатын-кыз. Алар хастаханәгә салынган. Дәвалау үтәләр, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты.
-
Лениногорскида авыл яшьләре арасында волейбол ярышы үтте
Бүген Шөгердә районыбызның авыл яшьләре волейбол уйнады. Барлыгы сигез команда катнашты, нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урында - Иске Иштирәк 2 урында - Кирлегәч 3 урында - Шөгер командасы Призлы урын алган барлык командаларга Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән бүләкләр һәм кубок тапшырылды.
-
Барлык мәктәпләрдә дә ике әләм булырга тиеш
Татарстан Дәүләт Советында әнә шул хактагы тәкъдимне хупладылар:барлык мәктәпләрдә дә ике әләм булырга тиеш. Республика Хөкүмәте Татарстанның дәүләт символлары турындага Законга үзгәреләр кертеп, республика әләмен барлык мәктәпләргә элү тәкъдимен кертте. Бу документны Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитетында да хупладылар. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар...
-
21 яшьлек студент кызның гомере авариядә өзелгән
Бу куркыныч юл-транспорт һәлакәте Лаеш районында Казан-Оренбург трассасында килеп чыга. Биредә ике машина -"ВАЗ-2114" һәм "ВАЗ-2109" бәрелешә. Машиналарның берсендә Чистайның ике студенты - 19 яшьлек Александр С. һәм 21 яшьлек Эльвина В. утырган була. Алар Казанга юл тотканнар, дип фаразлана. Авария нәтиҗәсендә кыз шундук җан бирә. Александрның да хәле яхшы...
-
Ана капиталы күләме ярты миллионнан артып китәчәк
Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елга Ана капиталының күләмен билгеләде. 2016 елда Ана капиталы күләме артмаячак диделәр. Ә менә 2017 елга ул 480 мең сум, ә 2018 елга 505 мең сумны тәшкил итәргә тиеш. Әлегә ул акчаларны торак шартларны яхшыртуга, балага белем бирүгә һәм ананың...
-
Чаллыда өр-яңа чит ил машинасы янып, көл булган (ФОТО)
Бүген төнлә Чаллы шәһәре бистәләренең берсендә янгын чыккан. Бактың исә, күпкатлы йорт янындагы машиналарның берсе янып, көлгә әверелгән икән. Бу турыда "Чаллы хәбәрләре" газетасы хәбәр итә. Әлеге гадәттән тыш хәл төнге 01.00 тирәсендә килеп чыккан. Яна торган машинаны күргән кешеләр шундук тиешле оешмаларга хәбәр иткән. Янгын чыгуның төп сәбәбе -...
-
Тимәш мәктәбе укучылары хәзердән һөнәрле булырга өйрәнә
Тимәш мәктәбенең 9"Б" сыйныфы укучылары һөнәри юнәлеш алу максатында, Лениногорск политехник колледжда булып кайттылар, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Алар анда колледж тормышы турында фильм караганнар. Укучылар алдында мастерлар, укытучылар һәм студентлар чыгыш ясаган. Аннары укыту кабинетларында, мастерскойларда булганнар. Егетләр эретеп ябыштыру эшендә үзләрен сынап та караган. Соңыннан укучыларны төшке...