30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр
1 Каннарында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә. 2 Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз. 3 Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган...
-
Лениногорскида торак- коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре өчен конкурс уздырыла
Республикада ел саен торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурс уздырыла. Предприятиеләрдә куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру, производствода травма алуны кисәтү максатында әлеге конкурста катнашуыгызны сорыйбыз. Нәтиҗә март башында ясалачак. Положение белән сылтама аша танышып була: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/konkursjohrtruda.htm
-
Лениногорскилылар, игътибар! МЧС хәбәр итә. Җир тетерәү ихтимал
МЧС хәбәр итә. Җир тетерәү ихтимал Республиканың көньяк-көнчыгышында - Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск муниципаль районнары террииториясендә 1-4 баллы җир тирбәлеше күзәтелүе көтелә. Әлеге күренеш антропоген йөкләнеш арту нәтиҗәсендә (нефть чыгару һәм Рус тигезлеге платформасының табигый тектоник таркалуына бәйле) килеп чыгарга мөмкин дип кисәтә белгечләр. http://www.bugulma-tat.ru/
-
Лениногорск ветераннары Америка Президенты Дональд Трампка ачык хат язган
Бу турыда Лениногорск ветераннар оешмасы тарафыннан чыгарылган "Ветеран" альманахында язылган. Хат монда тулысы белән бастырылган, кыскача: "Россия Федерациясе Президенты В.В Путинга һәм АКШның сайланган Президенты Д.Д. Трампка АЧЫК ХАТ", диелгән. "Без ветераннар ышанабыз: тормыш безнең дуслыгыбызны ныгытуны таләп итә. Халык СЕЗГӘ - ике бөек дәүләт Президентына ышана. Без, Татартсан Республикасының...
-
Татарстанда 100 яшьлек әбигә уникаль операция ясалган
Саба районының Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе 100 яшьлек Хәкимә әби Закировага Шәмәрдәндә урнашкан районара күз хирургиясе үзәгендә операция ясалган. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә. Әбинең уң күзенең нервлары үлгән, анысында өмет булмаган, ә икенчесе яктылыкны сизгән. Операцияне үзәкнең баш табибы, югары категорияле хирург-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты...
-
Лениногорскида мәктәп автобуслары юлга чыгарылмады
Бүген иртән районда артык салкын иде. Шул сәбәпле, район мәктәпләренә балалар йөртүче мәктәп автобуслары юлга чыгарылмаган. Бары Тимәш, Сугышлы һәм Подлесныйныкылар гына бүген укучыларны илткән һәм алып кайтачак. Тагын ике көн салкын булачак, дип күрсәтә интернетта. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе - төнлә -22, көндез -18 градуслар күрсәтә. Урыны-урыны белән тагын да...
-
Гаилә әгъзасын беренче тапкыр кыйнау өчен каралган җинаять җаваплылыгы гамәлдән чыгарылды
Дәүләт Думасы бүген өченче укылышта гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында закон проекты кабул итте. Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять дип танылачак. "Кыйнаулар" дип закон сәламәтлеккә зур зыян китермәгән, физик авыртуны күздә тота. Сүз кара янган урыннар...
-
Лениногорск Мәдәният сараенда февральдә узачак чараларга анонс
3.02.2017 - Чувашские посиделки 17:00 6.02.2017 - Elvin Grey 19:00 9.02.2017 - Хәйрия концерты Анастасия Идиатуллинага ярдәм 18:00 10.02.2017 - Цирк «Индиго -Арт» 14.01.2017 -Гашыйклар көненә багышланган концерт 17.02.2017 - Патриотик җырлар бәйгесе «Нам этот мир завещано беречь» 10:00 18.02.2017 - Марат Файрушин 19:00 27.02.2017 - Балет «Золушка» Үзгәрешләр булырга...
-
Укытучыларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр
Быелдан «Мәгариф турындагы» федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, барлык педагогларны да беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Укулар ике этапта барачак. Беренчесендә укытучыларны видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә өйрәнгәннәрне практикада сынап карау мөмкинлеге биреләчәк. Татарстанда быел...
-
Лениногорскилыларга 30 гыйнварга йолдызнамә
Овен. День символизирует исполнения желаний, материализацию мечты. Сегодня могут осуществиться ваши честолюбивые планы. Партнер по браку порадует вас своими финансовыми успехами. Вам откроются новые возможности. Пользуйтесь благоприятными возможностями. Телец. Влияние планет настроит Тельцов на возвышенный лад, навеет радужные мечтания о путешествиях. Вероятны интересные и полезные встречи, важные телефонные разговоры. Общение...
-
11нче гимназия укучылары "Беренче адымнар" бәйгесендә катнашты
29 гыйнварда 11 гимназия укучылары Эвелина Михайлова һәм Аделина Загретдинова (җитәкчеләре Рошания Хәсәншина,Фәридә Әхмәтшина) Яр Чалы шәһәрендә уздырылган "Беренче адымнар" ("Первые шаги") республикакүләм яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында катнаштылар.Бәйгенең нәтиҗәләре 3 февральдә билгеле булачак. Яшь артисткаларыбызга уңышлар телибез. Беренче генә адымнары булса да, адымнары ныклы булсын,юллары ачык булсын. Эвелинаның әти-әнисенә спонсорлык ярдәм...
-
Лениногорскида якташыбыз Анатолий Юдин күргәзмәсе ачылды (фотолар)
28 гыйнвар көнне шәһәребезнеңТуган якны өйрәнү музеенда якташ рәссам, СССР рәссамнар Берлеге әгъзасы Анатолий Юдинның күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасына Әлмәт, Бәгелмә, Түбән Кама рәссамнары, лениногорскилылар килгән иде. Шулай ук биредә "Музей дип аталган йорт" исемле рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
-
Лениногорскилыларны нинди һава торышы көтә?
Синоптиклар 30 гыйнварда төнлә минус 23 градус салкын булуын әйтә. Көндез әзрәк җылытачак һәм 18 градус салкын булачак. Ә менә сишәмбе тагын суыта. Төнлә минус 25, көндез минус 19 градус булуы көтелә.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Эш атналарыгыз уңынлы башланып китсен. Көннәрегез файдалы үтсен.