30 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Чүпне сортларга дөрес аерган өчен салымның бер өлешен түләүдән азат итәргә ниятлиләр
Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы чүп-чарны дөрес эшкәрткән өчен РФ гражданнары һәм оешмаларны стимуллаштыру алымнарын булдырачак. Аларның берсе – салымнарның бер өлешен түләүдән азат итү. Әлеге чаралар Татарстанда да гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомстводан хәбәр иттеләр.
-
Әлмәттә күп балалы гаиләдә янгында 5 яшьлек бала һәлак булган
Татарстанның Әлмәт районында күп балалы әни кеше янгыннан ике өлкән баласын чыгарып өлгергән, кече улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
Ришат Төхфәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Мактау билгесен артистка Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
-
Сарманда балалар сугышканнан соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды
Татарстанның Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
-
Автовокзалда автобус шоферы үлгән
Чаллы автовокзалында планлаштырылган тукталыш вакытында Уфа – Түбән Новгород маршруты буенча хәрәкәт итүче транзит автобусы шоферы үлгән. Фаҗига булган урынга «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре юл тоткан.
-
"Исток-Башлангыч" үзәгендә хезмәт коллективы узган елга йомгак ясады
Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә хезмәт коллективының эшче киңәшмәсе узды.
-
Лениногорскига Татарстан урман хуҗалыгы министры килде (фотолар)
Лениногорскида эш визиты белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булып китте.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова Барс Медиа компаниясеннән китәргә карар кылган
Шоу-бизнес өлкәсендә көн саен диярлек көтелмәгән борылышлар булып тора, кемнәрдер талаша, икенчеләре дуслаша... Ә туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләре кушылган җирдә тавыш һәм гауга икеләтә күбрәк була...
-
Лениногорскида «Тоннель» операциясе: автоинспекторлар хокук бозу очракларын ачыклады
"Тоннель" операциясе кысаларында Лениногорскида автомобиль йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча чираттагы массакүләм тикшерү узды.
-
Шәфкатьлелек бизи кешене
Безнең Урдалы мәктәбендә барлык бәйрәмнәр дә үткәрелеп бара. Гадәттәгечә, Яңа елны каршы алу бәйрәме дә булып үтте. Кыш бабай бер баланы да бүләксез калдырмады, чөнки елның-елында авылыбыз мәчете ярдәм күрсәтә.
-
Быел Татарстанда ГТО нормаларын тапшыра торган яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк
2023 елга кадәр барлык районнарда да теләгән һәр кешегә физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган спорт мәйданчыклары пәйда булачак.
-
Кайнатмасаң, файдалы
Табиблар көненә ким дигәндә 2 литр су эчәргә киңәш биргәндә, аның кайнатылмаганын күздә тота. Кайнатканда суның составы үзгәрә, шуңа бәйле, мәсәлән, кислород парга әйләнә, ә файдалы матдәләр югары температура йогынтысы аркасында юкка чыга.