30 июнь 2015 яңалыклары
-
20 нче бакча 1 миллион грант отты
Бүген Казанда "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында шәһәребезнең 20 нче балалар бакчасы да бар. Аларга 1 млн сум күләмендә грант биреләчәк. Әйтергә кирәк: бәйгедә барлыгы 102 балалар бакчасы катнашкан. Аның 50се конкурс җиңүчесе дип табылган. Котлыйбыз!
-
Җырчы Салават Миңнеханов та уразада
- Аллага шөкер, Ходай рәхмәте белән, ураза тотам. Беренче көнне Азнакайда идем. Ул көнне Гүзәлемнең «Әни, әни» дигән җырына клип төшердек. Ифтар да Азнакайның «Ак мәчет»ендә булды. Клип бик матур килеп чыгар төсле, кадрларны караганда ук каз тәннәре чыга. Уразаны ай буе тотарга ниятлим. Көн саен ифтар мәҗлесенә йөрим. Күп...
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин
Татарстан синоптиклары республика территориясендә давыл булуы турында кисәтү таратты. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бүген республикада көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән яшенле көчле яңгыр һәм боз явуы, шулай ук 19-24 м/с (27 м/с тизлектә) җил булуы көтелә. Лениногорскида бүген, 30 июнь көнне аязучан болытлы көн....
-
Кунакка килгән, хуҗаны кыйнаган
Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үтерергә омтылуда шикләнгән 25 яшьлек ир-егетне тоткарлыйлар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы сайты. Хәл болай була: иртәнге өчтә бер ханым полициягә шалтыратып, шәһәрнең Суворов урамында ире кыйналуы турында хәбәр итә. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре урынга килгәч, айнык булмаган, 40 яшьлек ир-атны күрәләр. Аның алдагы ике...
-
Министр килеп, ремонт барышын карады
Шәһәргә эшлекле визит белән республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килеп китте, дип хәбәр ителә министрлык сайтында. Ул балалар хастаханәсендәге капиталь ремонт эшенең барышы белән танышкан, үзенең киңәшләрен биргән. Исегезгә төшеребез: 1978 елда сафка баскан әлеге бинага капиталь ремонт беренче тапкыр ясала, инженерлык челтәрләре алыштырыла. Ул елына дүрт меңнән артык...