30 июнь 2017 яңалыклары
-
Әлмәт күлендә су керергә ярыймы?
Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге елга-күлләрдәге су сыйфатын тикшергән. Белгечләр Әлмәт шәһәр күленең микробиология күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә җавап бирмәвен күрсәткән. Сулыкны тотуга җаваплы оешмага биредә су керергә ярамавы турындагы алтакта урнаштырырга тәкъдим ителгән. "Әлмәт Таңнары" газетасы шулай дип хәбәр итә.
-
Ипотекага яңалык кертәләр
Ипотека кредитының процент күләме кимергә мөмкин. Торак алучыларга моңа кадәр күрелмәгән шартлар тудырырга ышандыралар. Кайбер заем бирүче банклар кредит алырга теләүчеләргә бераз гына сабыр итәргә куша башлаган. Ел башыннан ипотека ставкасы 1,2-1,5 процентка кимегән. Бу хакта ипотека торак кредиты агентлыгы (АИЖК) хәбәр итә. Гыйнвар аенда фатирны уртача еллык 12 процент...
-
Бүләк уйнаттык
28 июньдә үзәк почтада чираттагы "Газетка язылучы" көне үтте. Бу юлы да авыл һәм шәһәр почта бүлекчәләре аша газетка язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык. 21- 28 июнь аралыгында "Заман сулышы" газетына унике кеше язылган иде. Кичке сәгать өчтә үзәк почтада аларның исемнәре салынган кәгазьләрне барабанга салып әйләндердек. Җиңүчеләрне билгеләргә Мансур Гарифуллин...
-
Татарстан синоптиклары 1 июльдә яшен, көчле яңгыр һәм җил булачагын кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территоририясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Иртәгә, 1 июльдә, иртән һәм көндез республикада һәм Казанда яшен, көчле яңгыр һәм җил булуы ихтимал. Урыны белән секундына 15-20 метрга...
-
Нефть техникумы студентлары дипломлы булды (ФОТОЛАР)
Бүген нефть техникумында белем алучы 303 егет-кыз студент исеме белән саубуллашты. Матур һәм кояшлы иртәдә алар кулларына һөнәри диплом алдылар. Бары тик "5"ле билгеләреннән торган кызылларына - 35 студент ия булды. Әлеге җитди документы аларга укыту эше буенча директор урынбасары Галия Билалова тапшырды. Истәлекле вакыйга белән аларны котларга "ТМНУ" җәмгыяте...
-
1 июльдән тарифлар арта
1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Газга 5,48 сум/куб. м ( үсеш 3,9%) итеп куелган. Электр энергиясе өчен тариф 3,56 сум/кВтч (+3,8%) итеп билгеләнгән. Җылылык энергиясе өчен бәя республика буенча уртача 2,2 процентка артачак. Су белән тәэмин итүдә дә үзгәрешләр көтелә. http://almet-rt.ru
-
Сабантуйга баручылар игътибарына: Сабантуй мәйданына автобуслар йөриячәк
1 июльдә райнкүләм Сабантуй узачак. Ул сәгать 10 да башлана. Иртәнге сәгать 9:00 дан мәйданга кадәр автобуслар маршруты каралган. Билет бәясе - 40 сум. Шәһәрдән мәйданга кадәр такси каралган - 200 руб.
-
Татарстанның бер шәһәрендә шартлау булган
Чаллының Яр Чаллы микрорайонында шартлау булган, берәү җитди зыян күргән, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. 1 нче Яр буе (Береговая) урамында ир-ат "болгарка" белән 200 литрлы мичкәне кисә торган булган. Мичкә эчендә чыгып бетмичә калган сыек газ парлары булган. Шул сәбәпле мичкә шартлап, нәтиҗәдә 31 яшьлек ир-ат башына күпсанлы...
-
Районда берәү чалгы белән шешәдәшен чәнчегән
27 июнь төнендә 44 яшьлек Лениногорск районы кешесе күкрәк читлегенә чәнчегән яра белән хастаханәгә китерелә, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты. Лениногорск хокук сакчылары оператив-эзләнү барышында, шул көнне, ягъни 27 июньдә көндез 59 яшьлек Зеленая Роща кешесе янына өч дусты килүен ачыклый. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, ир-атлар арасында...
-
Лениногорскида кабат авария
29 июнь көнне төш вакытында шәһәрнең Белинский урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. МЧС сайты хәбәр итүенчә, ике машина бәрелешкән. Зыян күрүче юк. Шул ук көнне кичке сәгать 7ләр тирәсендә Техснабтагы боҗрада да берничә машина бәрелешкән, дигән хәбәр таралды WhatsApp социаль челтәрендә.
-
Уку йортларында «урак өсте»: бюджет урыннары кимегән, бәяләр арткан
Узган атнада югары уку йортларында абитуриентларның документларын кабул итә башладылар. Быел Татарстанда барлыгы 14,5 мең укучы мәктәпне тәмамлады. Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы кабул итү кампаниясенең яңалыклары турында сөйләштеләр. Республиканың югары уку йортларында 15 мең 806 бюджет урыны каралган. "Бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 процентка кимрәк", - ди Татарстан...
-
Сабан туйларына нинди һава торышы көтелә?
-
Хәерле җомга иртәсе белән!