30 июль 2015 яңалыклары
-
Лениногорск юбилеена багышланган китап басылып чыкты
Ул "Лениногорск в душе моей" дип атала һәм альбом формасындарак ясалган. Рус һәм татар телендәге шигырьләр, җырлар, якташ рәссамнарыбызның картиналарыннан тора. Шигырьләр шәһәр юбилеена багышланган муниципаль конкурста катнашып, югары бәя алган авторларныкы сайлап алынган. Юбилейга багышланган тагын бер - төп китап юбилей көннәре якынлашкандарак дөнья күрәчәк.
-
Укытучыларның республика август киңәшмәсе Бөгелмәдә уздырылачак
18 августта Бөгелмә шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак. Анда Татарстанның югары җитәкчелеге катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскилылар игътибарына файдалы мәгълүмат
Хәзер хөкемгә тартылган булу-булмау турында белешмәне Россия Федерациясенең дәүләт ярдәме порталыннан алырга була. Тулырак мәгълүмат www.gosuslugi.ru сайтында. Лениногорск районы Эчке эшләр бүлеге
-
Лениногорск кырларында эш гөрли
Район кырларында комбайннарның гөрелтесе тынганы юк, уңай һава торышыннан файдаланып, игенчеләр икмәк җыя. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 30 июль көненә 7 мең 422 гектардан бөртеклеләр һәм бөртекле кузаклылар чабылган. Барлыгы 11 мең 997 тонна икмәк суктырылган, шул исәптән уҗым арышы - 7 мең 18, уҗым бодае - 3...
-
Көнләшүдән артсыз урындык белән биргән
26 яшьлек Олег Белоус аңлы рәвештә гомеренә куркыныч тудырыр дәрәҗәдә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле, дип табылды. Татарстан Прокуратурасыннан җиткерүләренчә, әлеге хәл 19 апрельдә булган. Кич белән өенә кайтып кергән Олег Белоус хатынын хезмәттәше белән күреп ала. Көнчелектән ачуы кабарган Белоус ир-атны кыйнарга тотына. Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, ул...
-
Лениногорскида борча азган
Шәһәрлеләр борча тешләүдән бик нык зарлана башлаган. Гигиена һәи эпидемиология үзәгенең бездәге филиалы табиблары хәбәр итүенчә, борчаны төп таратучылар - песиләр, таралу урыны - подвал. Алар халыкка, торак - коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә подвалларыгызны карап-җыеп торыгыз, песиләрнең керү юлларын каплагыз, дип мөрәҗәгать итә. Чөнки чисталык сакланмаганда, дезинсекцияләүнең дә файдасы булмаячак.
-
Халык дәвалаучысына бару үлемгә китергән
Татарстанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат Оренбургта гомер итүче 56 яшьтәге халык дәвачысына барган. Медицина белеме, андый эшчәнлек алып барарга лицензиясе дә булмаган әлеге "дәвалаучы" ир-аттан кан алдырырга булган. Әлеге сеанстан соң клиентта кан укмашу башлана, күп төрле яралар хасил була. Күпмедер вакыт узгач ул күп кан югалтудан Питрәч хастаханәсендә вафат...
-
Тәгәрмәч карагы тотылган
Күптән түгел 39 яшьлек әлмәтле төнлә йөк автомобиле тәгәрмәчләренең югалуы турында полициягә хәбәр итә. Аңа килгән зыян суммасы 45 мең сум белән исәпләнә. Полицейскийлар аяк киеме һәм транспорт чарасы эзләре буенча каракны тоткарлыйлар. Ул элек хөкем ителгән 46 яшьлек әлмәтле булып чыга. Аңа карата өйдән беркая да чыгып китмәү рәвешендә...
-
Лениногорскилыларны танго биергә өйрәттеләр
Үткән ял көннәрендә урман паркында аргентина тангосын биергә өйрәттеләр. Әлеге чара "Лениногорскнефть» идарәсенең профсоюз комитеты ярдәме белән оештырылып, бию мәйданына шактый күп халыкны җыйган. Казаннан килгән биючеләр барлык нечкәлекләрен күрсәткән, үзләре дә тулысынча башкарып тамашачыларны сокландырган.
-
“IT-чемпион”ның икенче этабы: кагыйдәләр үзгәрә
31 июльдә Татарстанда "IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабы тәмамлана. Конкурсның җиңүчеләре бәйгедә катнашкан 39 меңнән артык укучы (!) арасыннан сайлап алыначак. Соңгы ике елда Татарстанда "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Бу конкурс республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылу алды. Республикада белем алучы укучыларның хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда...
-
"Башваткыч"та яңа алып баручы!
Тапшыруның беренче алып баручысы Җәвит Шакировның "Башваткыч"тан китүе турында инде кыш көне үк имеш-мимешләр йөрде. Бу хакта Intertat.ru аерым мәкалә дә язып чыкты. Хәтерләсәгез, ул вакытта Җәвит Шакиров концертларга өлгерә алмау сәбәбе белән тапшырудан үз теләге белән китергә ниятләгән иде. Яңа сезоннан "Башваткыч"та "Аулак өй" тапшыруының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров...
-
Хәерле иртә, дуслар! Уңышлы көн телибез!